Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Алабуга – Пермь трассасында яшь пар һәлак булган

Һәлакәт Алабуга - Пермь трассасының 225нче чакрымында Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында килеп чыккан. (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кичә 13 сәгать 7 минутта Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында үлем очрагы белән юл-траспорт һәлакәте булган. Биредә җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе сайтында....

Һәлакәт Алабуга - Пермь трассасының 225нче чакрымында Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында килеп чыккан.


(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кичә 13 сәгать 7 минутта Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында үлем очрагы белән юл-траспорт һәлакәте булган. Биредә җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе сайтында.

Социаль челтәрләрдә һәлакәтнең Алабуга - Пермь трассасының 225 нче чакрымында Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында булуы күрсәтелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Хендэ Солярис» машинасы руле артында булган 30 яшьлек хатын-кыз «Мерседес» йөк машинасы килә торган каршы як полосага чыккан. Каршыга килүче машина белән ара якын булу аркасында һәлакәт килеп чыккан. Автомобиль йөртүче һәм аның 35 яшьлек пассажиры урында ук үлгән.

Республиканың электрон матбугат чараларында билгеләп үтүләренчә, һәлак булучылар яңа өйләнешкән пар булган.

Мәгълүмат: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/26/135755/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәлакәт юл фаҗигасы