Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Үзләре үстергәнне саттылар

Узган шимбә ярминкәсендә райондашларыбыз тере карпка хәтле сатты. Кәбестә, каз, бал, бөртек - болар барысы да чирмешәнлеләр үстергән, җитештергән товарлар иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә "колхоз"лар да үз продукцияләрен алып чыккан. Мондый чараларда бөртек сатмауларына зар белдерүчеләр, ниһаять, бу көнне канәгать калгандыр. Дәгъва урынлы икән шул: һөнәр училищесы килограммын 5 сумнан...

Узган шимбә ярминкәсендә райондашларыбыз тере карпка хәтле сатты. Кәбестә, каз, бал, бөртек - болар барысы да чирмешәнлеләр үстергән, җитештергән товарлар иде.


Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә "колхоз"лар да үз продукцияләрен алып чыккан. Мондый чараларда бөртек сатмауларына зар белдерүчеләр, ниһаять, бу көнне канәгать калгандыр. Дәгъва урынлы икән шул: һөнәр училищесы килограммын 5 сумнан алып килгән арпасын инде сәгать уннар тирәсендә сатып та бетергән иде. "Шушма" җәмгыяте капчыгын 300 сумнан сатуга куйган бодай да яхшы үтте. Бөртекне башка хуҗалыклар да алып килгән.

- Ярминкәдә әйбер бар. Мин үзем бүген Корбанга сарык юлларга дип килгән идем. Бер тәкә, бер сарык алдым,- ди Кара Чишмәдән Минсалих бабай Мотыйгуллин.

Көзге ярминкәдә кәбестәне Ивашкино фермерлары сатты. Алар аш чөгендере, кишер дә алып килгән.

- Быел бер гектарга якын мәйданда кәбестә үстердек. Килеп тә алалар, ярминкәдә дә яшелчәгә сорау бар,- ди фермер Николай Серендеев.

Ә Иске Кадидан Габшакировлар биш айлык килеш 250 баш каз алып симерткәннәр. Аларның эчен-башын халык ярминкә башлануга ук алып бетергән, сатуга куйган биш каз түшкәсенең дә икесе генә калган иде.

Яңаэлмәлеләр исә, арендалаган буаларында үстергән карп балыкларын тәкъдим итте. Балчыларның 3 литрлы банкадагы продукциясе 1000 сум. "Күтәмә АГРОфирмасы" дуңгыз балалары, Казанкадан берәү бәрәңге алып килгән. Малчылар 6-7 айлык терлекләр өчен 18-20 мең сум сорый.

Кызганыч, авыл хуҗалыгы ярминкәсенә яңгыр комачаулады. "Чирмешән АГРО" кызлары шунда ук кайнар коймак исе таратып, элмәлелеләр килүчеләрне самавыр чәе белән сыйласа да халык азрак иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined