Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Малга хуҗа тиз табылды

Узган атнада Чирмешәндә оештырылган чираттагы ярминкәдә бозаулар һәм ит иң үтемле товар булгандыр - аны сатучылар да, алучылар да күп иде. Ярминкәдә 4-5 айлык бозауларга - 18-20 мең, суярлыкларга - 30-32 мең, сарыкларга 4-6 мең сум сорадылар. Берәү 35 меңгә тана сатты. Мал асрап мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр яңа суелган итне сайлап...

Узган атнада Чирмешәндә оештырылган чираттагы ярминкәдә бозаулар һәм ит иң үтемле товар булгандыр - аны сатучылар да, алучылар да күп иде.


Ярминкәдә 4-5 айлык бозауларга - 18-20 мең, суярлыкларга - 30-32 мең, сарыкларга 4-6 мең сум сорадылар.

Берәү 35 меңгә тана сатты.

Мал асрап мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр яңа суелган итне сайлап алдылар, аны сатучылар да дистәләп булгандыр. Хәзер бездә сыер итенең килограммы 240 сумнан төшми, дуңгызныкы - 175 сум.

"Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда кәбестә, суган, бәрәңге, бал, киез итекләр, савыт-саба, келәмнәр, киемнәр, кондитер ризыклары, җиләк-җимеш, агач үсентеләре дә саттылар.

Бу юлы да фураж бөртеге юк иде, ә аны кирәксенүчеләр бар.

Киләсе ярминкәне 4 ноябрьдә үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чираттагы ярминкәдә

2
X