Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Итле, чәчәкле базар

Узган атнада "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйдан чәчәкләргә күмелде. Конкретрак әйткәндә, монда оештырылган чираттагы ярминкәдә бик күпләр чәчәк сатты, бик күпләр аны сатып алды. Чәчәкләр өчен 10-100 сум сорасалар, сыер ите (килограммы) - 230, дуңгызныкы 165-175 сумга сатылды. Яңа суелган свежий ит. Бозаулар, каз бәбкәләре, тавыклар-чебешләр дә (бер-берсе 190 сумнан...

Узган атнада "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйдан чәчәкләргә күмелде. Конкретрак әйткәндә, монда оештырылган чираттагы ярминкәдә бик күпләр чәчәк сатты, бик күпләр аны сатып алды.


Чәчәкләр өчен 10-100 сум сорасалар, сыер ите (килограммы) - 230, дуңгызныкы 165-175 сумга сатылды. Яңа суелган свежий ит.

Бозаулар, каз бәбкәләре, тавыклар-чебешләр дә (бер-берсе 190 сумнан башлап) бар иде. Азыгы да янәшәдә - бер капчык катнашазык 650 сум тора.

- Мондый азык кыйммәтрәк шул,- ди Нина Минхәерова. - Менә миңа бөртек кирәк, тик аны сатмыйлар. Әйе, соңгы ярминкәләрдә бөртек, гомумән, күренми шул, хуҗалыкларда запаслар азрак бугай.

Бу ярминкәдә - зур базарда сатучылар гадәттәгедән дә күбрәк. Товар да сайлап алырлык - кием-салым, азык-төлек, көнкүреш товарлары, обойлар - бар да бар.

Бүген Мохтар абый Шәймарданов та сатучы ролендә - тана сатмакчы.

- Әле тагын бер мал бар - үгез симертәбез,- ди 76 яшьлек ветеран. - Элек 5-6шар баш бозау тоткан чаклар булды. Хәзер олыгайдым шул, әмма, элеккеге гадәт, малдан аерыла алмыйбыз. Ә яшьләргә авырсынасы түгел, печән хәстәрләү ансатлашты, чапкычлар бар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр