Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә үрдәк тә, йорт куяны да саттылар

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә яшелчә, мал һәм кош-корт та күп иде. 600-900 сумга йорт куяны, бер-берсен 300 сумга 5-7 айлык үрдәк, 18-20 меңгә бераз симертеп суярлык, 30 меңгә - көр, 12 меңгә бер айлык, кечерәк бозаулар да тәкъдим иттеләр. -Алып килгән бозауларның берничәсен саттым да, - ди Фаил Мөхәммәтҗанов....

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә яшелчә, мал һәм кош-корт та күп иде.

600-900 сумга йорт куяны, бер-берсен 300 сумга 5-7 айлык үрдәк, 18-20 меңгә бераз симертеп суярлык, 30 меңгә - көр, 12 меңгә бер айлык, кечерәк бозаулар да тәкъдим иттеләр.
-Алып килгән бозауларның берничәсен саттым да, - ди Фаил Мөхәммәтҗанов. - Халык кышкылыкка зуррак малны теләп ала. Бозауларның юньрәк тә чагы.
Бүген бал да сайлап алырлык, өч литрлы банкасын 500-700 сумга да килешергә мөмкин иде. Яңа уңыштан кәбестә дә бар - килосы 10 сум гына, ә бер чиләк бәрәңгегә 200 сум сорыйлар.
Берәү капчыгын 350 сумга, дөрес, капчык зур түгел, катнашазык сата. Гөмбә, агач үсентеләре, кавын, карбыз, кондитер эшләнмәләре, кием-салымга да сатып алучылар табылды.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан