Яңалыклар Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районы яңалыклары
Чирмешәндә җәядән атып ярыштылар "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында җәядән ату буенча район беренчелеге үтте. Анда иң күп очконы спорт мастерлыгына кандидат Рәсим Вафин җыйган. Фәйрүзә Гатина - икенче, Ләйсән Миһманова өченче урында. Алар барысы да Лашман мәктәбе укучылары. Теләүче тамашачылар да бәйге ахырында җәядән атып үз көчләрен сыный алды....
-
Чирмешән районы яңалыклары
Әмир клубы көязләнә Әлеге авылда мәдәният йорты бинасын җылытып, сайдинг белән тышладылар. Хәзер аның түбәсе дә төсле калайдан. Монда җылылык системасы да яңартылды. 150 урынга исәпләнгән клубның сәхнәсе әзер, хәзер осталар түшәм ясау, буяу-агарту эшләре белән мәшгуль. Бинада бәдрәф, юыну бүлмәсенә дә урын табылган. Берсе - лауреат, икенче - дипломант...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Дәүләт булыша 2016нчы елны районда авыр тормыш хәлендә калган 148 гаиләгә материаль ярдәм күрсәтелгән. Райондашларыбызга бу максатларга республика бюджетыннан 532 мең сумга якын акча күчергәннәр. Инвалидларга юллама бирелә Социаль яклау бүлегендә бүген 1506 инвалид исәптә тора, шуларның 67 - балалар. Узган елны шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә 115 якташыбыз төрле тернәкләндерү...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Берьюлы ике хезмәткәргә грант Район мәдәният йортының ике хезмәткәре ТР хөкүмәте грантына лаек булды. Методист Гөлфирә Локманова (күптән түгел генә пенсиягә чыкты) 50 мең сумлык шәхси грант отты. директор Ольга Маркова (ул "Халык иҗаты" номинациясендә җиңде) 150 мең сумлык грантка ия булды, бу акчалар район мәдәният йортының матди-техник базасын ныгытуга...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Җәяүле, игътибарлы бул! 10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр район ЮХИДИ бүлеге "Җәяүле юлы" дигән профилактик операция үткәрә. Әлеге чараның төп максаты - җәяүлеләр белән бәйле имгәнүләрне киметү. Әлеге чара кысаларында торак пунктларда җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмауга, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә ут кайтаргыч элементлар булмауга, җәяүленең тиешсез урында юлны...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасына төзүчеләр килде. Быел биредә 13 миллион сумга капиталь ремонт башкарылачак. Бинаның инженерлык челтәрләрен яңарту, тәрәзә, ишекләрне алмаштыру, түбәне һәм идәннәрне яңабаштан ясау, бизәү һәм башка эшләр башкару күздә тотыла. Кармыш авыл мәдәният йортында да капиталь ремонт башланган. Республика бюджетыннан бирелгән 6 миллион сумга якын акчага...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Бүген район үзәгендә рәсмиләштерелгән 1748 шәхси йорт, күп квартиралы 29 йортта 402 квартира бар. 2015 нче елның 1 январена Чирмешәндә 6378 кеше исәптә торган. Чирмешән авыл җирлегендә урнашкан авылларда (Чирмешән, Казанка, Кирпеч заводы, Кече һәм Түбән Чегодай ) 2396 йортта 6935 кеше гомер кичерә. Чирмешәндә бүген 53 урам исәпләнә, урам...
-
Чирмешән яңалыклары
Чирмешәндә, район Сабан туе уза торган стадионда карт агачларны, үсентеләрне кистеләр. Бу эшкә, өмәләргә район оешмалары, предприятие, учреждениеләр хезмәткәрләре җәлеп ителде. Быел районыбызда туган балаларга Камил, Мария, Софья, Ясминә исемнәрен еш кушканнар. Әти-әниләр арасында Александр, Арсений, Артем, Данил, Степан, Аделина, Айсылу, Алмаз, Булатлар да популяр исемнәр икән. 23 йортлы Чуваш...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Самара өлкәсендә яшәүче Рамил Хәмидуллин әти-әнисенең туган ягында - Иске Кади авылында йорт сатып алган һәм шул нигезгә ике катлы йорт күтәреп, түбәсен дә яптырып куйган. Югары уку йорты тәмамлаган егет быел армия хезмәтенә китәргә җыена, аннан кайткач Иске Кадида яшәргә уйлый. Лашманда авыл уртасыннан агучы Сөлчә буасын яңарталар. Узган...
-
Чирмешән районында ел башыннан 33 пар язылышкан
Июнь аенда район ЗАГС бүлегендә 9 пар никахларын теркәргә планлаштыра. Агымдагы айның беренче атнасында 5се язылышып туй үткәрергә дә өлгергән. Май аенда да 9 пар язылышкан, ә ел башыннан - 33. Үткән елның бу чорында гаилә коручылар саны 19 булган, ә майда туйлар бөтенләй уйналмаган. Агымдагы елның маенда район ЗАГС...
-
Чирмешән яңалыклары
Балалар сәнгать мәктәбендә дә чыгарылыш кичәсе узган. Төрле бүлекчәләрдә шөгыльләнгән, укыган 57 укучыга тантаналы шартларда таныклыклар тапшырганнар. Район мәдәният йортында ремонт дәвам итә. Төзүчеләр бинаның түбәсен алмаштыралар. Бинаның стеналарын керамогранит плитәләр белән тышлаячаклар. 10 июньнән "Кояшлы" район ял лагерында беренче смена эшли башлаячак. Монда беренче сменада гына да районыбызның төрле...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Район үзәгендәге күл янәшәсендә төзелеш, бизәкләү эшләре дәвам итә. Монда, мәдәният йорты артындарак, кулланышта булган берничә хәрби техника постаментка куелды, тагын агачлар утыртылды, юл һәм сукмак-тротуар ясалды, тирә-юнь төзекләнде, берничә тапкыр өмәләр үткәрелде. Район үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Тыныч кына китә ветераннар, тик аларны онытырга тиеш түгелбез"...
-
Курорт кунаклар көтә
Россиянең көньягында урнашкан курорт-шәһәрдә кышкы Олимпиадага әзерлек дәвам итә, бөтен җирдә төзүчеләр эшли. Вакыт күп түгел, тагын дүрт айдан монда бөтен дөньядан спортчылар, кунаклар киләчәк. - Олимпиадага әзерләнү - үзмаксат түгел, иң мөһиме - Сочида тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшырту өчен мөмкинлек туды,- ди шәһәр мэры Анатолий Пахомов. Әйе, шәһәрдә,...