Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Курорт кунаклар көтә

Россиянең көньягында урнашкан курорт-шәһәрдә кышкы Олимпиадага әзерлек дәвам итә, бөтен җирдә төзүчеләр эшли. Вакыт күп түгел, тагын дүрт айдан монда бөтен дөньядан спортчылар, кунаклар киләчәк. - Олимпиадага әзерләнү - үзмаксат түгел, иң мөһиме - Сочида тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшырту өчен мөмкинлек туды,- ди шәһәр мэры Анатолий Пахомов. Әйе, шәһәрдә,...

Россиянең көньягында урнашкан курорт-шәһәрдә кышкы Олимпиадага әзерлек дәвам итә, бөтен җирдә төзүчеләр эшли. Вакыт күп түгел, тагын дүрт айдан монда бөтен дөньядан спортчылар, кунаклар киләчәк.

- Олимпиадага әзерләнү - үзмаксат түгел, иң мөһиме - Сочида тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшырту өчен мөмкинлек туды,- ди шәһәр мэры Анатолий Пахомов.

Әйе, шәһәрдә, хәтта якын-тирә поселокларда да күп эш башкарганнар икән шул. Вакыты-вакыты белән Олимпиада объектларында, юллар, боҗралар, күперләр, башка корылмалар төзелешендә, тирә-юньне төзекләндерүдә 70әр мең кеше эшләгән, шуларның 20 меңләбе - читтән килгәннәр, гастарбайтерлар.

- Ай саен 20шәр мең акча алабыз, шуның 10 меңен туган җиргә озатабыз,- ди Үзбәкстаннан килгән Илһам атлы егет. - Бу бездә зур акча санала.

Берничә ел эчендә Сочида 360 километр озынлыкта яңа юллар салынган, 480 километр арада түбән басымлы газүткәргечләр сузылган. Яңа мәктәпләр, больницалар да корылган. Адым саен сәүдә нокталары-үзәкләр, гипермаркетлар калкып чыккан.

Сочида XXII кышкы Олимпиада уеннары киләсе елда 7-23 февральдә узачак. Бу бәйгедә 85 илдән 6000ләп спортчы катнашыр дип көтелә. Алар 7 спорт төрендә (15 дисциплинада) 98 комплект медаль өчен көч сынашачак.

Бары туризм хисабына гына диярлек көн күрүче шәһәрдә 3, 4, 5 йолдызлы кунакханәләрдә, отельләрдә урыннар саны соңгы биш елда ике тапкыр диярлек күбәйгән, тулаем 51 меңгә җиткән.

Хәзер Адлерны, Лазаревскины да үз составына алган Сочиның озынлыгы 156 километрга җыела. Шөкер , олы юллар инде шактый шомарган, әмма кайбер урамнарда һаман бөкеләр - пробкалар хасил була. Машина йөртүчеләр, җирле халык, кунаклар өчен бу - иң теңкәгә тигәнедер. Ә менә Олипиаданың тау чаңгы спорты буенча үтәчәк күпчелек уеннар урыны - Красная Полянага минутлар эчендә бару-кайту мөмкинлеге туа. Монда, тау-таш арасында диик, елга аша зур, нык күперләр салып, тимер һәм автомобиль юллары төзү ахырына якынлашып килә.

- Шәһәрдә бик күп һәм җитди проблемаларны чишәбез. Алар хакында халыкка дөрес хәбәр җиткерсәгез иде. Без сезнең ярдәмгә мохтаҗ, - диде Сочи башлыгы монда оештырылган зур форумга - Бөтенроссия мәгълүмат чаралары фистеваленә килгән журналистларга мөрәҗәгать итеп. - Башта авыррак булса, соңрак без бизнесны да төрле проектларга җәлеп иттек.

Бүген Сочида көнкүреш калдыклары полигоннары юк икән, бөтен чүпне җыеп, аралап, тыгызлап, читкә чыгаралар.

Журналистларга Олимпиада объектларын да күрсәттеләр. Аларга керү ансат түгел, һәркемне җентекләп тикшерәләр.

Өсте ябылу тимераякта йөгерү үзәге - мәһабәт бина 8 мең кеше сыйдырышлы. Пыяла кебек шома боз, уңайлы утыргычлар, йөзләп яктырткыч, сервис хезмәте кемгә дә ошамый калмас. Монда декабрь аенда тимераяк спорты буенча ил чемпионаты уздырмакчылар.

Олимпиададан соң, әлеге үзәктә күргәзмә павильоны булачак.

Кышкы спорт уеннары - Олимпиада вакытында берьюлы 15 мең журналист эшли алырлык Медиаүзәктә дә иң заманча техника урын ала. Мәгълүмат чаралары вәкилләренә тору урыннары да әзер диярлек. Гомумән, бу чарада катнашачак, хезмәт күрсәтәчәк һәркем өчен торак проблемасы булмаячак, диләр.

Курорт- шәһәрдә 368 мең кеше даими яши, шуларның 282 меңе - руслар (70 процент), 80 меңе - әрмәннәр (20 процент). Греклар, украиннар, грузиннар да шактый. Татарлар 2 мең чамасы.

Без төп матчлар үтәчәк хоккей аренасын да күрдек, утыргычларны, баскыч култыксаларын тотып, капшап карадык.

Сочида туристларны, бердән, Кара диңгез суы кызыктырса, икенче яктан экзотик агачлар һәм куаклар гаҗәпләндерә. Мондагы төбәккә хас субтропик ассортименттагы үсемлекләр Олимпиада паркын, урамнарны, скверларны кышкы чорда да нык бизиячәк. Сүз уңаеннан, курорт-шәһәрдә еш очраучы пальма, агава, кедр, кипарис, магнолияләр дистә еллар элек җылырак яклардан, күбрәк Италиядән күчереп утыртылган. Аларга бу як табигате, климат нык килешкән, бүген гадәти булмаган үсентеләрне үзләрендәге питомникларда да үстерәләр.

Киләчәктә Сочины илнең төп туризм индустриясе үзәгенә әверелдерергә, монда ел буе рәхәтләнеп ял итәрлек шартлар тудырырга омтылалар. Олимпиада сылтавы белән, шәһәрдә, алда язылганча, бар да үзгәргән. Сочи кунаклар кабул итәргә әзер, кунакларга шат.

Кызык, гаҗәп инде, Сочида кышын да җирдә кар ятмый, әмма янәшәдәге тау башларында кар җәен дә эреми. Шушы урында җәйге түгел, ә кышкы Олимпиада уздыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиада Сочи Яңалыклар Чирмешән