Әтием Сафин Мостафа Әхмәт (Әхмәтсафа) улы 1915 елда Иске Үтәмеш авылында туган. Укытучы булып эшләгән. 1939 елда шул ук мәктәптә мөгаллимлек иткән Мөзәхрәфә Туйкинага өйләнгән.
Мин туып 12 көн үтүгә, 1940 елның 12 мартында әтине армия хезмәтенә алганнар. Әти белән бергә Чирмешән районыннан гына да 80 кеше хезмәткә алынган.
Сугыш...
Әтием Сафин Мостафа Әхмәт (Әхмәтсафа) улы 1915 елда Иске Үтәмеш авылында туган. Укытучы булып эшләгән. 1939 елда шул ук мәктәптә мөгаллимлек иткән Мөзәхрәфә Туйкинага өйләнгән.
Мин туып 12 көн үтүгә, 1940 елның 12 мартында әтине армия хезмәтенә алганнар. Әти белән бергә Чирмешән районыннан гына да 80 кеше хезмәткә алынган.
Сугыш башланганчы бер елдан артык Владимир-Волынский дигән урында хезмәт иткәннәр. Сугышның беренче минутларында ук, Брест крепостеннан да алда дошман белән очрашканнар.
Минем әти кавалерия сержанты дәрәҗәсендә, чик сакчысы булып хезмәт иткән. Сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган.
Югарыда әйтелгән 80 кеше арасында берәр кешенең язмышы билгеле булса, редакциядәге минем телефон аша хәбәрләшсеннәр иде дигән өметтә калам.
Күп эзләнүләрдән соң, әтиләр белән бергә армиягә киткән бер абыйның Германиядә әсирлектә, заводта эшләгән дигән хәбәрен кешеләр аша гына ишеттем.
1943 еллар булгандыр, бабай (әтинең әтисе) ире армиягә китеп 2 бала белән ялгыз калган кызын - әтинең апасын Әлмәттән алып кайтты. Без, җиде кеше - әби белән бабай, ике бала белән әтинең апасы Җамалетдинова Мөхтәррәмә, әни белән мин - бергә яшәдек. 1944 елда бабай дөнья куйды.
Бу вакытларда бик кечкенә булсам да, тозы юклыктан, ашны ашый алмыйча елаганымны, әнинең: "Ашның тозы гына юк, иртәгә була, бүген бусын аша инде!"- дип юата -юата ашатканын хәтерлим.
Әтиләрдән хат килмәс микән дип, хат ташучының җәяүләп 13 километр ераклыктагы Чирмешәннән почта алып кайтуын көн саен аларның капка алдында уйный-уйный көтә идек. Иске Үтәмеш авылы кешеләре арасында ул елларны хәтерләүчеләр дә бардыр әле. Авыл халкы эвакуацияләнгән кешеләрне дә сыендырган, мөмкинлекләре булган кадәр ярдәм иткән. Шул вакыттагы бер вакыйга хәтергә уелып калган. Әни белән Мөхтәррәмә апа мәктәптән, эштән кайттылар да, үзара сөйләшәләр: «Авылга бер хатын килгән, бик каты авырып ята, бер танышы да юк икән, барып хәлен белик»,- диләр. Күчтәнәчкә 5-6 бәрәңге, 1-2 телем ипи, чәй, шикәр, тоз әзерләделәр, чәйнек белән су, бер ягарлык утын алдылар. Миңа да: «Буш барма, ягып җибәрергә ярар», - дип кечкенә генә пүлән тоттырдылар.
Ерактан килгән апа түр башындагы сәкедә ята иде. Безне күргәч торып утырырга теләсә дә авып китте. Әниләр өйне җыештырып, мичкә ягып, аш-су әзерләп куйдылар. Апа: «Ашарга тырышырмын инде», дип калды.
Аның өеннән чыккач тамакка төер утырды, йотып та булмый, тын алырга да авыр. Әниләр: «Авыру икәнлеген белгән өстенә бала ияртеп бардык, өметле күренми, авыруы нинди икән», - дип юл буе борчылып кайттылар.
Берәр атна үттеме икән, бу апа безгә килеп кермәсенме. Авыруының эзе дә калмаган диярсең. Юлда килгәндә вагонның ачык тәрәзәсеннән бик каты суык тигән икән, инде апаны кызы эзләп тапкан, үзе белән алып китә икән.
-Иң авыр вакытымда ярдәм иттегез, сез ашатып-эчергәннән соң аякка бастым,- дип рәхмәтләр әйтте апа. Күчтәнәчкә өрек җимеше биреп калдырды, барыбызга да икешәр җимеш тиде, бу бик зур, гаҗәеп тәмле күчтәнәч иде.
Ул вакытларда газеталар озак килә, радио юк, шуңа да информбюро хәбәрләрен телефоннан тапшырганнар. Авыл Советындагы бердәнбер телефоннан хәбәрләр алу өчен әни кизү торырга йөргән. Сугыш хәлләрен, ил яңалыкларын авылдашларга җиткереп торган. Сугыш бетү хәбәрен дә авылда беренче булып минем әни ишеткән, бу шатлыклы хәбәрне авыл Советы рәисенә әйтеп, үзе елый-елый өйгә кайткан.
Әни белән ишек алдында идек. «Апа, сугыш беткән», дип кычкырып укытучы Кәшифә апа килеп керде. Әни белән кочаклашып алар еларга тотындылар. Сугыш беткәч яхшы бит инде, нигә елыйлар икән дип, алар тирәли әйләнгәләп йөрүем истә калган.
Җиңү бәйрәме якынлашкан саен бу хәлләр кабат күз алдына килә. Тик минем кебек әтиләре кайтмаучыларга гына сугыш әле һаман да бетмәгән сыман тоела...
Әлфия Сафина.
Бөгелмә шәһәре.
Автор фотолары.
Нет комментариев