Әмир авылы тег белән яңалыклар
-
Әмиргә Резидә Шәрәфиева, Гүзәл Уразова һәм Түбән Кама театры да килә
Әмирдә 25 июль көнне булачак "Авыл көне"нә, Сабан туена Казаннан Гүзәл Уразова, Резидә Шәрәфиева һәм Илдар Хәкимов кебек күренекле җырчылар, сәхнә остасы - Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт тә киләчәк. 24 июль кичендә әлеге авыл клубында Түбән Кама татар халык театры "Нәзер" спектаклен күрсәтергә җыена. Керү бушлай. Бу авылда Сабан...
-
Әмирдә беренче бала туды
Әмирдә быел беренче бала туды. Мәликә - Илһам һәм Надия Минхәеровларның күптән көтелгән тансык сабыйлары. Сүз уңаенда, Сургутта яшәүче эшкуарлар, якташлар - Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар Әмирдә 2015тә туган һәр балалга 100әр мең сум акча бүләк итәргә ышандырдылар. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Әмир егетләренә туган авыл кадерле
Якташларыбыз - Себердә яшәүче эшкуарлар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар туган авыллары - Әмир исеме язылган стела - аншлагны яңарттылар. Аның төп өлешен авылдашлар үзләренең эш урыннарында - Сургутта ясатып, Әмиргә алып кайтып урнаштырганнар. Якын көннәрдә Себердән тагын бер машина килергә тиеш. Бу юлы ул авылга тимердән ясалган ике күпер-басма алып...
-
Чирмешәндә төзелешләр гөрли
2014 ел йомгаклары буеча Татарстан төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләре игълан ителгән утырышы 2015 елның 7 маенда булып үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе Татарстанның тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан иң мөһим социаль - икътисади күрсәткечләр...
-
Әмир никрутлары сөлге җыйды
Бу авылда элеккеге, әби-бабайлардан килгән йоланы дәвам итәләр - һәр елны, апрель аенда, быел армиягә алынасы егетләр сөлге җыя. Инде егерме биш ел буе йөртә-йөртә нык шомарган агач колгага иң әүвәл соңгы юер елда кавышкан яшь гаиләләрдән - яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бәйләнгән. Илнар һәм Ләйлә Галимовлар, Рәдиф һәм Гөлназ...
-
Чирмешәнлеләр Әмир халкын елаткан
Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры драматург Данил Салиховның "Парлы ялгызлар" драмасы белән район буенча гастрольга чыкты. Яңа спектакльне беренчеләрдән булып әмирлеләр карады, аннан соң Иске Үтәмеш һәм Түбән Чегодай авыллары тамашачылары да бәяли алганнар. -Бу әсәр Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлый. Артистларыбыз: Госман Мортазин, Ралия Бәдретдинова, Илназ һәм...
-
Фәннәр докторы Әмирдә өй салган
Әмир авылында яшәүче Ибраһим һәм Зөһрә Ибәтовлар әби-бабайлар җыеп, яңа өйләрендә Коръән укыттылар. -Бу йортны балаларыбыз - улыбыз Равил, киленебез Зөлфия торгыздылар, - ди хуҗалар.- Нигез урыны югалмасын, диделәр. Сүз уңаеннан, Равил Ибраһим улы гаиләсе белән Казанда яши. Төзелеш институтында укыта. Профессор, фәннәр докторы. Ул туган авылына бик еш кайтып...
-
Күтәмә кызы - Әмир килене
Минем күршедә бик уңган кеше яши. Агиян әбинең оныгы Ленарның хатыны Наташа - Күтәмә кызы. Аларның гаилә корып әбиләре янында яшәүләренә 10 ел вакыт узып та киткән. Бүген инде ике малайлары үсеп килә. Хәзер, сер түгел, яшьләр картларны бик яратмый. Олылар белән бер түбә астында да яшәргә теләмиләр. Ә менә...
-
Колгада – килен сөлгесе
Элеккеге гореф - гадәт буенча Әмирдә быел да сөлге җыйдылар. Сөлгечеләр - никрутлар "эшне" үткән бер ел арасында өйләнешкән парлардан башладылар. Шул чорда Байкал урамында өч йортка килен төште дип була. Мөслимә һәм Габдулла Минхәеровларның ике уллары - Инсаф һәм Илһам үзләренә тиң ярлары белән кушылдылар, шуңа да алардан колгага...