Лицей тег белән яңалыклар
-
Чирмешән лицеенда акция үткәрелде
Чирмешән лицеенда "Кошларга ярдәм ит!" дигән акция үткәрелде. Укучылар төрле материаллардан, көнкүреш калдыкларыннан кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Әлеге эшләнмәләр лицей территориясендәге агачларга эленде. Инде безнең канатлы дусларыбызның үз җимлекләре бар. Рәйханә Мәсләхетдинова, Чирмешән лицееның 8 класс укучысы. Автор фотолары.
-
Чирмешән лицеенда салкын
Лицейда инде берничә көн рәттән дәресләрне кыскарталар. Сәбәбе - кабинетларда салкын. Әлеге мәсьәлә уңаеннан, ата-аналар соравы буенча, без лицей директоры Марат Могыйзовка мөрәҗәгать иттек. -Әйе, урамда һава температурасы түбән торгач, кабинетлар суынды,- ди Марат Әмир улы. -Кайбер кабинетларда температура 16 градуска кадәр төште. Без коммуналь хуҗалыкка да шалтыраттык, лицейга җылы...
-
Лауреатлар – җиңүчеләр
Чирмешән лицееның 11 класс укучысы Гөлназ Мөхәммәтшина татар әдәбиятын, ә 9 класс укучысы Инзилә Әшрапова татар телен бик яратып укыйлар. Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Каюм Насыйри исемендәге яшүс- мерләрнең XI төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашканнар. Якташларыбыз анда үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итеп, лауреатлар булганнар. Ана телен яратучы...