Чирмешәндә Кыш бабай ветераннарны да биетте
Районыбызның йөзләп хезмәт ветеранын Чыршы бәйрәменә чакырдылар. Яшьләрнең ял итү үзәге фойесында алар өчен табын да көйләнде.
Иске Элмәле авылыннан Николай Бодрягин һәм Иске Котыштан Константин Митякиннарның бәйрәм башында ук сөйләшер сүзләре бетмәде. Алар икесе дә озак еллар зоотехник булып эшләгән, хезмәттәшләр. "Большевик", Чапаев исемендәге колхозларның көчле, ферма биналарында терлекләрнең...