Хоккей тег белән яңалыклар
-
Чирмешәннән хоккейчы кыз - иң оста һөҗүмче
"Алтын алка" клубының республика уеннары финалында безнең 15-17 яшьлек хоккейчы кызларыбыз Татарстанның район үзәкләреннән һәм шәһәрләреннән килгән унбер команда арасында икенче урын яулады. Чирмешәннең Боз сараенда ике көн барган әлеге уеннарның җиңүчесе - Актанышның "Лачын" командасы. Безнең "Корыч ябалаклар" уенчысы Гүзәл Гатина бәйгенең иң яхшы һөҗүмчесе буларак танылган. Автор фотосы.
-
Чирмешән хоккейчыларының бер җиңүе бар
Алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең плей-офф уеннары кысаларында Чирмешән командасы үз бозында Әлмәт шәһәренең "СКС" уенчыларын 5 :2 исәбе белән отты. Серия ике җиңүгә кадәр булганлыктан, 14 март көнне безнең хоккейчылар үзләре Әлмәткә барачак. Әгәр якташларыбыз анда оттырсалар, әлеге команда белән тагын бер очрашу Чирмешәндә узарга тиеш. Автор фотосы.
-
“Чирмешән“ командасы “Олимп“ белән очрашты
Чирмешәннең ир-егетләр командасы алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында Мамадышның "Олимп" командасы белән очрашып, аларга 4:6 исәбе белән оттырды. Уенның беренче ике периодында бозда тулысынча кунаклар хакимлек итте дисәң дә була. Мамадышлылар хуҗалар капкасына бер-бер артлы әлләничә алка кертүгә иреште. Дөрес, өченче периодта чирмешәнлеләр исәпне тигезләүгә якынлаштылар. Исәп 4:5 булгач,...
-
Чирмешән малайлары чит өлкәләргә чыга
Боз сараенда шөгыльләнүче 10-11 яшьлек малайлар Ватан сакчылары көне уңаеннан Тольятти шәһәрендә узган хоккей турнирында өченче урын яулап кайтты. "Корыч ябалаклар"ның көндәшләре - Тольяттидан -ике, Нурлаттан һәм Кузнецк (Пенза өлкәсе) шәһәрләреннән берәр команда булган. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Чирмешән хоккейчылары апаслыларны җиңде
Чирмешәннең ир-егетләр командасы алкалы хоккей буенча республика беренчелегенең плей-офф уеннарына чыгу өчен ике уен үткәрәчәк. Узган атнада безнең хоккейчылар үз бозларында Апас районы уенчыларын кабул итте. Очрашу чирмешәнлеләр файдасына 6:5 исәбе белән тәмамланды. Әлегә икенче урында баручы хоккейчыларыбыз 8 февраль көнне кунакта - Байлар Сабасы уенчыларына каршы торачак. Ә инде...
-
Чирмешән кызлары республика җыелма командасында уйныйлар
"Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы уенчылары Евгения Кузьмина, Гүзәл Гатина, Ильвира Гафиятуллина Татарстанның җыелма командасы өчен уйныйлар. Безнең районда кызлар хоккей командасы 2011нче елны оешты. Беренче көннән үк команда составында Евгения Кузьмина да уйный. Дөресрәге, ул капкачы була. Женя беренче уенны да яхшы хәтерли. Ул вакытта кызлар командасы "Алтын алка"...
-
Туймәттә шугалак буш тормый
Туймәттә быел гына төзелеп, тантаналы шартларда ишеген ачкан хоккей мәйданчыгыннан кеше өзелми. Мәктәп укучылары тимераякта шуарга килсә, әби-бабайлар, әти-әниләр аларга көч биреп тора. Шугалакка авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов җитәкчелегендә авылның ир-егетләре боз катырган. Мәйданчыкны карап, кардан чистартып тору мәктәп коллективына йөкләнгән. Дөрес, авыл җирлеге Советы да ярдәм итә. -2000-2002...
-
Безнең кызлар – оста хоккейчылар
Безнең "Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы Бөгелмәнең кызлар командасын 13:0 исәбе белән тар-мар иткән. Җәлилдә үткән уеннан да кызларыбыз җиңү яулап кайтканнар, ә әлмәтлеләргә оттырганнар. Хоккей буенча республика беренчелегенә "Юбилейный" боз сараенда узган очрашуда "Чирмешән" ир-егетләр командасы 4:7 исәбе белән "СКС" кага (Әлмәт) җиңелгән. "Корыч ябалаклар"да әлегә җиңүләре белән мактана...
-
Декабрьдә – дүрт уен
Ир - егетләр командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей буенча уеннарда Чирмешән хоккейчылары икенче группада биш команда белән көч сынаша. Декабрь аенда безнекеләр катнашында өч уен була. 11 декабрьдә "Чирмешән" командасы "Факел" (Казан) белән үзебезнең "Юбилейный" Боз сараенда уйнаячак. 17 декабрьдә ул "Мәлләнефть" (Әлмәт) командасы белән читтә матч уздыра, 25...