Хәбәрләр тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районы хәбәрләре
"Автоледи" кем булыр? Август башында район үзәгендә "Автоледи" республика бәйгесенең район этабы узачак. -Машина йөртүче гүзәл затларны әлеге ярышларда үзләрен сынап карарга чакырабыз, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.- Җиңүче Казандагы бәйгедә дә катнашачак. Белешмәләр өчен телефон - 2-29-74. Инвалидларга да юл ачыла "Каршылыксыз мохит" программасы...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Мәчет каршында кибет ачыла Чирмешән мәчете янында хәләл азык-төлек белән сәүдә итәчәк кибет эшли башлый. Биредә чәй янына тәм-томнар, җимешләр тәкъдим итәргә телиләр. Моңа кадәр мәчет эчендә сатылучы мөселман атрибутикаларын да шуннан алып булачак. Әккәрәйлеләр күбрәк Ивашкино авыл җирлегендәге авылларда 1353 кеше гомер итә. Әккәрәйдә - 719, Ивашкинода 634 кеше...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Агроном трактор сыный Ивашкино авылында Петр Андреев бакчасында үстергән кабак, чөгендерләрне, башка кирәк-ярак йөкне үзе җыйган мини-тракторы белән ташый. Авыл "кулибины" кечкенә техникасын сука тагып та сынаган. Киләчәктә бәрәңгене дә шуның белән чәчеп карамакчы. Кыскасы, тракторны камилләштерәсе бар икән әле останың. Эштән бераз бушагач инде анысы. "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Юлы булгач, күпере дә кирәк Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш авыллары ягындагы олы юлларны яңа асфальт түшәп бик яхшы шомарттылар. Алексеевскидан килгән осталар бу көннәрдә Урманасты Үтәмешкә керә торган юл аркылы, буа турысына салынган бетон торбаларны да ремонтлыйлар. Аларны сүтеп алып, яңа нигез ясап, янә җыячаклар. Гаилә парларына - истәлек бүләкләре...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
"Мәк" операциясе бара 27 июньдә "Мәк" комплекслы оператив-профилактик операция башланды, аның беренче этабы 31 июльгә, икенчесе 10 августтан 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең максаты - составында наркотиклар булган культураларның законсыз чәчүлекләрен ачыклау һәм бетерү, наркотиклы матдәләрне җитештерүчеләрне, сатучыларны тоткарлау һәм фаш итү. Мордва халкы фестиваль оештырды Чирмешәннең "Эрзянка" үзешчән...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Еракка йөрергә туры килмәс Бездә патологоанатом бүлеге булса да, суд-мед экспертиза кирәк чакта мәетләрне Әлмәткә яки башка шәһәрләргә алып барырга мәҗбүр иделәр. Бүген инде мәрхүм-мәрхүмәләрнең болай да зур кайгылы якыннарына әлеге мәшәкатьләр җиңеләя, барлык мәетләрне дә үзебездә ярачаклар, бу эш өчен сертификатлы белгечебез бар. Яңа күргәзмә Туган як тарихы музеенда...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Мәчеттә - мәҗлес Бүген Чирмешән мәчетендә ифтар - авыз ачу мәҗлесе район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин хисабына үткәрелә. Ә 22 июньдә 25 райондашыбыз Казанда республика ифтар ашында катнашты. Анда барысы 10 меңләп кеше булган, диләр. Егетләр ил сагына китә Язгы чакырылышта 20 райондашыбыз армия хезмәтенә китте. 25 июньдә тагын 9 егет...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Шикәр чималы үстерәбез Быел районда 1470 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. Аны "Чирмешән АГРО" җәмгыяте - 520, "Авангард" (Иске Кади) - 50, "Лениногорск агрофирмасы" Бәркәтә, Кармалка ягындагы кырларда 900 гектарда игәчәк. Туйлар булмаган әле Шешминкада быел ике малай туган (былтыр ел буена - 5). Кызганыч, 2016да бу авылда әлегә бер генә...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Зиратта вагончыклар куйганнар Кара Чишмә авылының ике зиратына да кирәк -яракларны саклар өчен вагончыклар урнаштырганнар. Аларны 2015нче елда җыелган үзсалым акчасына сатып алганнар. -Мондагы өйчекләр нык искергән иде, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәдиф Халиков. - Аларны сүтеп алдык, урыннарын җыештырдык. Берәү дә калмаган Бүген Яңа...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Шәкертләр театрга барган Район мәчетләренең кичке төркемнәрендә дини сабак алучы укучылар Казанда, Камал театрында "Үлеп яратты" дип аталган спектакль карап кайтканнар. Әсәр НКВД төрмәләрендә газапларга, кимсетүләргә дучар ителеп, ахырдан атарга хөкем ителүгә дә карамастан, көчле рухлы олы хатын-кыз Мөхлисә Буби хакында. Авылларда халык азая Шешминка авыл җирлегендә урнашкан Нагай поселогында...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Яшьләр Җиңү символын тарата "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының райондагы активистлары район үзәгендә Җиңү символын - тасмалар тараттылар. -Кайбер райондашларыбыз георгий тасмасын, туганнарыбызга, якыннарыбызга да булыр дип, икешәр- өчешәр дә сорап алдылар, - ди оешманың райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Нуретдинова. - Бу акцияне әле дәвам итәчәкбез,...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Тукайга багышланган бердәм дәрес. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, 20 апрельдә районның барлык мәктәпләрендә дә бердәм дәресләр үткәреләчәк. Әлеге дәресләрдә укучылар Бөек шагыйребез турында тагын да күбрәк белә алачак. Имтиханнар башлана 25 апрельдән чыгарылыш класс укучыларының имтиханнары башлана. Бу көнне 243 9 класс укучысы татар теленнән бердәм республика...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Әмирдә сөлге җыялар Бу атна шимбәсендә Әмир никрутлары сөлге җыярга ниятләп торалар. Егетләр, йорттан-йортка кереп, колгага бүләкләр - чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар эләчәк. Билгеле, урамнарны ничек инде җыр җырлап узмыйсың, анысы да "программада", борынгыдан килгән гадәт - йола. Чүп-чар - акча Район мәктәпләре укучылары узган өч айда 20 тоннадан күбрәк макулатура...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Быел "Кояшлы" балалар ял лагеры корпусларының электрга тоташтырылган җылыту системасын газга күчермәкчеләр. Бүген бу эш өчен кирәк документлар әзерләнә. Февраль аенда районда 8 сабый туган, ел башыннан - 17 (үткән елның бу чорында 15кә күбрәк булган). Район ЗАГС бүлегендә март аенда никахларын теркәргә теләүче 10 пардан гариза кергән. Ә февральдә...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Район мәктәпләрендә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресләре узды. Анда катнашкан авыл җирлекләре һәм район Советы депутатлары укучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутатлар корпусы оешу һәм булачак сайлаулар турында сөйләделәр. Районда "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең беренче турына йомгак ясалды. Икенче турга узган сигез тәрбияче арасында җиңүчене якын көннәрдә финалда билгелиячәкләр....