Иске Үтәмеш мәчетенә яңа ай куйдылар
Иске Үтәмештә 1876 нчы елгы мәчет манарасына яңа ай куйдылар. Хәзер дин йорты 28 метр биеклеккә "менде".
Тутыкмас тимердән, алтын йөгертелеп эшләнгән ай һәм аның җыелма элементлары Чиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәрендә коелган. Моңа 200 мең сум чамасы акча түләгәннәр.
Мәчетнең мөнбәр ягында да яңа ай ерактан ук күренеп, ялт-йолт килеп...