2016 нчы елда Иске Кади авылы мәктәбенең урта мәктәп итеп үзгәртелүенә илле ел тула.
Шушы еллар эчендә бу уку йортын тәмамлап, илебез үсешенә өлешләрен кертеп, авылыбызны данлаучы күренекле шәхесләр байтак. Алар арасында колхозчылар да, завод-фабрика эшчеләре дә, төзүчеләр, инженерлар да, табиб һәм шәфкать туташлары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, фән эшлеклеләре...
2016 нчы елда Иске Кади авылы мәктәбенең урта мәктәп итеп үзгәртелүенә илле ел тула.
Шушы еллар эчендә бу уку йортын тәмамлап, илебез үсешенә өлешләрен кертеп, авылыбызны данлаучы күренекле шәхесләр байтак. Алар арасында колхозчылар да, завод-фабрика эшчеләре дә, төзүчеләр, инженерлар да, табиб һәм шәфкать туташлары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, фән эшлеклеләре дә һәм башка бик күп һөнәрләргә ия булган авылдашларыбыз да бихисап. Ләкин барлык һөнәрләр арасында да үзенең иң гуманлылыгы белән аерылып торган бер һөнәр бар: ул - Укытучы. Ул кешегә теләгән һөрәрен сайлап алырга ярдәм итеп кенә калмый, аны гомере буе озатып, якты маяк булып, юл күрсәтеп бара: очучы итеп күккә, галәм киңлекләренә дә очыра, корабларга утыртып, очсыз-кырыйсыз океаннарга да җибәрә, су астына да төшерә, станоклар артына да бастыра, корыч койдыра, файдалы казылмалар чыгарта һәм үзенең укучысы күңелендә мәңгелек булып кала.
Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында да укытучы хезмәтен сайлап, гомерләрен шушы матур хезмәткә багышлаучылар бик күп. Бу эш елдан-ел дәвам итә һәм династия эшенә әверелеп бара.
Безнең Чанышевлар гаиләсендә укытучылык династиясенең башы авылыбыз оешканнан соң, ягъни 17 йөз азакларына, 18 йөз башларына туры килә ("Чиремшанский район. Годы и люди", Казань, 2005; "Иске Кади авылы", Яр-Чаллы, 2011). Шул чорлардан башлап, һәр авылда мәчетләр салынган, ә һәр мәчет каршында укыту эшләре дә алып барылган. Әниебез Миңнебәян Чанышева ягыннан булган бабаларыбыз Кадермәт, Мөхетдин, Зәбир, Могыйн муллалар шул мәчетләрдә муллалык эше белән бергә укытучылык хезмәтен дә дә башкарганнар. Безнең династиянең башы бу бабайлардан башлана да инде. Әнинең әтисе Хатыйп бабабыз да әтисе Могыйн бабай мәчетендә мөәзинлек эшен башкарган. Әтиебез Исмәгыйль Чанышевның әтисе Сөнгатулла бабай үзе дә зур белемле булган. Ул Ахун дәрәҗәсендәге (бүгенге көндә инспектор) белгеч булып, мәдрәсәләрдә уку-укыту торышын оештыручы булган. Авылыбызда гына түгел, тирә-як авылларда да аның тырыш хезмәте бәяләнгән. Әтиебез Чанышев Исмәгыйль Сөнгатулла улы үз чоры өчен югары белем алган иң белемле, русча да яхшы белүче, грамоталы, зыялы белгеч иде. Ул безне, балаларын да, югары белемле кешеләр итеп күрергә теләде, ләкин, ни кызганыч, сугышлардан алган яралары аны безнең арадан бик яшьли алып китте.
Әниебез Миңнебәян Хатыйп кызы, үз чоры хатын-кызлары арасында үзенең тирән белемлелеге белән аерылып тора иде. Ул бабасы Могыйн бабай мәчете каршында эшләп килгән кызлар мәктәбен тәмамлаган. Бу мәктәп-мәдрәсәләрдә дини белем бирү белән бергә дөньяви белемнәрне дә бик көчле укытканнар. Шуңа күрәдер инде, ул безнең дәресләребезне түбәнрәк сыйныфларда укыганда бик яхшы хәзерләтә иде. Әниебез искиткеч матур, моңлы тавышы белән коръән аятьләрен һәм сурәләрен кычкырып укып, безнең күңелебезгә, калебебезгә сеңдерде. Моннан кала, ул борынгы әдәбиятны, 20нче йөз башы әдәбияты әсәрләрен дә бик яхшы белә иде. Халык педагогикасы үрнәкләрен еш мисалга китерә иде. Безгә мәктәптә яхшы укуның мөһимлеген үз чоры шагыйрьләренең шигырь юллары белән көйләп әйтеп, сеңдерә барды:
Наданнарның күзе - төтен,
Диннәре дә түгел бөтен,
Галим күрсә, сытар үтен,
Укыт мине, и әткәем!
Мин гыйлемгә бик-бик мохтаҗ,
Мине укытсаң, киярсең таҗ,
Галим булсак, булмабыз ач,
Укыт мине, и әткәем!
Безне, балаларын, иртә белән мәктәпкә барырга уятканда да ул Г.Тукай шигырен көйләп уята иде:
Иртә дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп, җиргә ялгана.
Торды халык, уянды,
Шау-шу һәрбер төшләрдә,
Көтү-көтү менмәктә
Күккә житез кошлар да.
Шушы моңлы җырлар колакка кергәч, тиз генә торып, җыенып китә идек.Яки менә мондый шигырь юллары истә калган:
И балалар, торыгыз сез,
Куйган өстәлгә дә аш.
Ашагыз да китегез
Тизрәк мәктәпләргә сез.
Анда баргач,укыгыз сез,
Уйнамагыз,балалар,
Яхшы белгәннәр путаллы
Мәртәбәләр алалар.
Кичләрен әни безне, керосин лампасын кабызып, агач караватка тезеп утырта да, кычкырып әсәрләр укый иде. Каюм Насыйриның тәрбия турындагы әсәрләре, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф", С.Бакырганиның "Кыйсса-әс-әл-Әмбия" ("Пәйгамбәрләр тарихы") китабыннан Көнчыгыш галимнәре Локман Хәким, Әбугалисина кебек шәхесләр турында укулар, " Вәйсел Карани" һәм башка бик күп мөнәҗәт һәм борынгы җырлар әле бүген дә әнинең моңлы тавышы булып, колакта яңгырый. Соңыннан, ул әсәрләрне институтта өйрәнгәндә, хәтта аерым укып чыгу да кирәк булмады, чөнки алар минем йөрәктә иде.
Әниебез бүгенге көндә дә бик актуаль булган мәсәәлә - милләтебезне, телебезне саклап калу турында да кайгыртып килде. Габдулла Тукайның иҗатын камил белеп, аның шигырь ләреннән мисалларны еш куллана иде: "татар бит мин, үзем дә чын татармын", "исәпсез күп минем милләткә вәгъдәм" һәм башка бик күп шундый мисаллар безнең калепкә яшьтән үк сеңдерелде. Әтиебез кебек, әниебез дә бөтен җаны-тәне белән безне, балаларын, белемле, зыялы кешеләр итеп күрәсе килде. Шундый тәртипле,укымышлы,тамырлары ничә гасырга киткән югары мәдәниятле гаиләдә үскән сигез баланың (өч малай, биш кыз) бишесе-югары белемле укытучылар, абыйлар исә техник фәннәрне сайлап, инженерлар булдылар. Бер гаилә өчен бу, билгеле, искиткеч нәтиҗә иде.
Безнең бишебезнең дә мөгаллимлек һөнәрен сайлавыбыз-әнидэн килгән гамәл. Мәктәптә укытмаса да, педагогик орлыкларны ул безгә өйдә салды, белем алырга омтылыш, кешелеклелек хисләре тәрбияләде. Олы апабыз Иркәнур Исмәгыйль кызы Вәгыйзова өч дистәдән артык гомерен туган авылыбыз Иске Кадида татар теле һәм әдәбияты фәнен укытуга багышлады. Бүген ул-авылыбызның иң ихтирамлы кешесе. Чын мәгънәсендә Ак әби. Лаеклы ялда булуына карамастан, әле ул актив җәмәгать эшлэре дә алып бара, авылыбыз тарихын төзүчеләргә дә бик теләп булышты. Ул укыткан дистәләгән укучылар бүген үзләре дә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыталар. Самания Исмәгыйль кызы Чанышева-кыз туганнарның икенчесе. Ул Казан Дәүләт университетын (бүген - КФУ) тәмамлап, тарих һәм җәмгыять белеме буенча белгечлек алып, гомерен Казан шәһәрендә профессиональ-техник белем бирү ситемасында эшләүгә багышлады, озак еллар директор урынбасары булып эшләп, лаеклы ялга чыкты, дәүләт бүләкләренә лаек булды. Өченче кыз туганыбыз Ләбибә Исмәгыйль кызы химия, биология фәнен яратты.Башта туган авылыбыз Иске Кадида, соңыннан Казан шәһәрендә бу фәннәрдән балаларга белем бирүдә армый-талмый хезмәт итте. Укучыларда мавыктыргыч химия фәненә кызыксыну һәм мәхәббәт уятты. Аның күпчелек укучылары да шул фән юлын сайладылар.Дүртенче кыз туганыбыз Әлфия Исмәгыйль кызы татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлекләрен алып, башта туган авылыбызда, аннары Казан шәһәрендә мөгаллимлек итте, озак еллар балаларга милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары булып эшләде, дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бишенче сеңелебез Нәфисә Исмәгыйль кызы биология укытучысы булды. Педагогик эшчәнлеген ул Мәскәү шәһәрендә алып барды. Шунысы игътибарга лаек: без барыбыз да мөгаллимлекнең беренче баскычын туган мәктәбебездә үттек, авылыбыз балаларын укыту һәм тәрбияләүдә үзебездән зур өлеш керттек. Гомер бик тиз үтә шул. Бүгенгесе көндә инде без барыбыз да - лаеклы ялда. Ләкин безнең йөрәкләрдә зур горурлык хисе яши: әти-әниебез тарафыннан күңелебезгә салынган әдәплелек, кешелеклелек белемгә омтылыш орлыклары кайда гына яшәсәк тә, нинди генә коллективларда эшләсәк тә безгә гел юнәлеш биреп, якты нур сыман алга әйдәделәр. Без бишебез дә - ветеран укытучылар, дәүләт бүләкләре, күпсанлы Мактау грамоталары, Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау хатлары ияләре.
Бүгенгесе көндә бу мәртәбәле династия эшен безнең балаларыбыз дәвам итә. Иркәнур апабызның кызы Әлфинур Хисмәтова Казан шәһәрендә рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыта, килене Гөлинә Вәгыйзова авылыбыз мәктәбендә уңышлы хезмәт итә, балалар вокал ансамбле оештырып, һәр елны республика конкурсларында катнаштырып, призлы урыннар алалар.Әнинең абыйсының кызы Галия Моксинова инде өч дистә елга якын туган мәктәбебездә татар телен һәм әдәбиятын укытып, халык арасында абруй казанды. Әлфия Исмәгыйль кызының ике баласы да әниләре юлын сайладылар. Мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә, югары уку йортларын кызыл дипломнарга тәмамлап, алар икесе дә гыйльми дәрәҗәләргә ирештеләр: олы кызы Лилия - физика-математика, кече кызы Ләйсән филология фәннәре кандидаты булдылар, бүген югары уку йортларында белем бирәләр. Димәк, династия яши, гасырлардан килгән бу гуманлы һөнәр тагын да дәвам итсен иде!
Әлфия Вәлиуллова (Чанышева),
укытучы-ветеран,
Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре.
Фото Әлфия Вәлиуллова архивыннан алынды.
Нет комментариев