Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанныкыларны да “ектылар”

13-15 яшьлек кызлардан торган районыбызның футболчылар командасы Казаннан зур җиңү яулап кайтты. Үз яшьтәшләре арасында республика беренчелегенә узган уеннарда алар өченче урын иясе. Чирмешән балалар спорт мәктәбенең Ульяновка, Яңа Элмәле, Бәркәтә филиалларында шөгыльләнүче кызлар финал уенында казанның "Стрела" командасы белән очрашкан. Төп уен 0:0 исәбенә тәмамланса, пенальтиларда безнекеләр көндәшләре капкасына...

13-15 яшьлек кызлардан торган районыбызның футболчылар командасы Казаннан зур җиңү яулап кайтты. Үз яшьтәшләре арасында республика беренчелегенә узган уеннарда алар өченче урын иясе.

Чирмешән балалар спорт мәктәбенең Ульяновка, Яңа Элмәле, Бәркәтә филиалларында шөгыльләнүче кызлар финал уенында казанның "Стрела" командасы белән очрашкан. Төп уен 0:0 исәбенә тәмамланса, пенальтиларда безнекеләр көндәшләре капкасына ике туп кертеп, бер туп аермасы белән җиңү яулый
- Бу - безнең өчен зур дәрәҗә. Авыл кызлары нинди көчле, шәһәр командаларына каршы тора алды. Аларның тренерлары Андриан Тимирясов, Марат Җамалиевларга да бик зур рәхмәт, - ди балалар спорт мәктәбе директоры Рафаэль Шәфигуллин.
Зур бәйгедә районыбыз данын яклаган кызларыбызны кубок һәм медальләр белән бүләкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футболчылар командасы 1315 яшьлек кызлар