Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аккош кызганыч

«Безнең Чирмешән" район газетасында Чирмешән күлендәге аккошның улүе турында хәбәр укыгач, әллә ничек булып китте. Мин күлдән ерак түгел генә йортта яшим. Җәй айларында еш кына бирегә ял итәргә киләбез. Монда бик матур, күңелле. Халык өчен уңай шартлар тудырылган. Балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Яр Чаллыда яшәүче оныкларым да,...

«Безнең Чирмешән" район газетасында Чирмешән күлендәге аккошның улүе турында хәбәр укыгач, әллә ничек булып китте. Мин күлдән ерак түгел генә йортта яшим. Җәй айларында еш кына бирегә ял итәргә киләбез. Монда бик матур, күңелле. Халык өчен уңай шартлар тудырылган. Балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Яр Чаллыда яшәүче оныкларым да, каникулга кайткач, гел шунда вакыт уздыралар. Кунакларны да, беренче чиратта, күл буена алып барып, аккошларыбыз белән мактана идек. Алар район үзәгенең бизәге, горурлыгы иде. Ә хәзер күл кошларсыз калган икән. Бәлки райондашларыбыз арасында берәр игелекле кеше табылыр һәм күлгә яңа аккошлар алып җибәрер. Минемчә, барлык халык аңа рәхмәтле булыр иде.

Мәрьям Гафурова, пенсионер.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аккошлар кызганыч Чирмешән күле