Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Африка чумасы миллиардлаган сумлык зыян сала

Татарстанда 1 июньнән 1 августка кадәр дуңгызларда африка чумасы чирен профилактикалау буенча икеайлык игълан ителде. Бу чир Россия территориясендә иң беренче 2007 елда ачыкланган. Шул вакыттан 2016 елның июненә кадәр илнең 37 субъектында африка чумасының 824 очрагы теркәлгән (417се - йорт дуңгызларында, 373 очрак - кабан дуңгызлары арасында һәм 34се...

Татарстанда 1 июньнән 1 августка кадәр дуңгызларда африка чумасы чирен профилактикалау буенча икеайлык игълан ителде.

Бу чир Россия территориясендә иң беренче 2007 елда ачыкланган. Шул вакыттан 2016 елның июненә кадәр илнең 37 субъектында африка чумасының 824 очрагы теркәлгән (417се - йорт дуңгызларында, 373 очрак - кабан дуңгызлары арасында һәм 34се төрле объектларда).
Тугыз ел дәвамында әлеге чир илгә 30 миллиард сумнан артык зыян салган.
2015 елда Россиянең 14 субъектында африка чумасының 84 очрагы теркәлгән. Татарстан чигендә урнашкан Саратов өлкәсендә - 11 һәм Пенза өлкәсендәге 2 очрак безгә аеруча куркыныч тудыра. Россия территориясеннән республикага дуңгыз һәм дуңгыз продукциясен кертүне контрольгә алырга кирәк. Дуңгызлар асралучы биналарда ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә, малларны ябулы режимда асрарга. Шулай ук дуңгыз суйганда һәм эшкәрткәндә дә санитар таләпләр үтәлергә тиеш. Биологик калдыкларны юк итү һәм утильләштерүгә контрольне арттырырга.
-Бездә, бәхеткә, мондый очрак булганы юк. Шулай да тынычланырга ярамый, профилактика чараларын үтәргә кирәк, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин. - Безнең районда 6176 баш дуңгыз асрала, шуларның күпчелеге - 4745 башы шәхси хуҗалыкларда. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 1370, "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгында 61 баш дуңгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика Африка чумасы дуңгызларда африка чумасы