Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район үзәк больницасы коллективы – спартакиада җиңүчесе

Район оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары спортта да сынатмыйлар. Россия Федерациясе Спорт министрлыгы оешуның 100 еллыгына багышланган район спартакиадасында алты коллектив, йөздән күбрәк спорт сөюче катнашты.

Командалар алты спорт төре буенча көч сынаштылар. Физкультура-сәламәтләндерү спорт комплексында узган чарада йөзү, кул көрәштерү, турникта тартылу, гер күтәрү, пневматив винтовкадан ату, аркан тартышуда иң осталарны ачыкладылар.

-Район үзәк больницасы коллективы 511 очко җыеп әлеге спартакиаданың җиңүчесе булды, алар – беренче. Район башкарма комитеты командасы – икенче, беренче Чирмешән мәктәбе спортчылары өченче урын ияләре, – диде район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галеева. – Ярышларда үзләре дә катнашкан оешма җитәкчеләре командага өстәмә өч балл өстәделәр.

Спартакиада йөзү буенча ярышлар белән башланып китте. Аерым йөзүдә  ир-атлар арасында боз сараеннан Руслан Маковей, хатын-кызлардан район үзәк больницасыннан Людмила Вахитова иң җитезләр. Эстафетада да медицина хезмәткәрләреннән өлгерләре булмады.

Район башкарма комитеты командасыннан Эльмира Галәүтдинова һәм Чирмешән аграр техникумыннан Марат Яббаров пневматик винтовкадан  иң төз аттылар. Турникта тартылуда ир-атлар арасында беренче мәктәптән Фәнис Вафин, хатын-кызлардан район башкарма комитеты командасыннан Эльвира Галәүтдиновалар пьедесталның беренче баскычында булдылар.

Армспортта үз үлчәү авырлыкларында Алия Шәмсетдинова (больница) һәм Алинә Ихтисамова (беренче Чирмешән мәктәбе) беренчеләр. Ир-егетләр арасында Фәнис Вафин (беренче Чирмешән мәктәбе), Урфан Мөслимов (больница), Марат Исхаков (боз сарае командасыннан)   - җиңүче булдылар. Гер күтәрүдә ирләр арасында Чирмешән аграр техникумыннан Фәнил Шәрифуллиннан, ә хатын-кызлардан Дарья Плотниковадан (больница) көчлеләр табылмады. Аркан тартышуда да район үзәк больницасы командасына каршы тора алмадылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев