Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәштә җиңү – дәрәҗә

Ике бертуган - Нияз һәм Илназ Гыйләҗевлар бер ярыштан икесе дә бүләкләр алып киттеләр. Татар-башкорт көрәше буенча район беренчелегендә Илназ - беренче, Нияз өченче булдылар. Гыйләҗевлар да чыгыш ясаган Чирмешән лицее командасы лидерларның берсе - икенче урынны яулады. Илгизәр Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 2нче Чирмешән мәктәбе егетләре бу бәйгедә аеруча матур...

Ике бертуган - Нияз һәм Илназ Гыйләҗевлар бер ярыштан икесе дә бүләкләр алып киттеләр. Татар-башкорт көрәше буенча район беренчелегендә Илназ - беренче, Нияз өченче булдылар.


Гыйләҗевлар да чыгыш ясаган Чирмешән лицее командасы лидерларның берсе - икенче урынны яулады. Илгизәр Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 2нче Чирмешән мәктәбе егетләре бу бәйгедә аеруча матур көрәшеп, беренче урынга чыктылар, Лашман командасы - өченче.

Узган якшәмбе көнне Чирмешән лицее, гомумән көн буе гөр килеп торды- унбиш командага тупланган 116 көрәшче - мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр монда 14 үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Җиңүчеләр менә кемнәр:

26 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында:
I. Нияз Гыймранов (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Рәмис Кашапов (Бәркәтә);
III. Адель Абзалов (Лашман).

29 кг.:
I. Тимур Гусейнов (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Радик Сәгъдиев (Бәркәтә);
III. Сәет Газизов (Лашман).

32 кг.:
I. Арслан Ибраһимов (1нче Чирмешән мәктәбе);
II. Булат Сәлахов (Лашман);
III. Әлфис Әсадуллин (2нче Чирмешән мәктәбе).

36 кг.:
I. Айнур Газизов (Лашман);
II. Данияр Гайфетдинов (Лашман);
III. Рузил Галимов (Лашман).

40 кг.:
I. Нәфис Әсадуллин (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Илшат Садретдинов (Чирмешән лицее);
III. Рөстәм Сибгатуллин (Иске Үтәмеш).

43 кг.:
I. Айзат Нигъмәтуллин (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Булат Вахитов (Чирмешән лицее);
III. Алмаз Әмирханов (Чирмешән лицее).

46 кг.:
I.Инсаф Мортазин(2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Максим Тимирясов (Ульяновка);
III. Анатолий Яковлев (Иске Элмәле).

50 кг.:
I. Фаил Миңнекәев (Лашман);
II. Максим Тимирясов (Ульяновка);
III. Ильмир Сәгъдиев (2нче Чирмешән мәктәбе).

55 кг.:
I. Юрий Лазеров (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Владимир Рыбкин (Ульяновка);
III. Владимир Белов (106нчы училище).

60 кг.:
I. Ильназ Гыйләҗев (Чирмешән лицее);
II. Илназ Галимов (2нче Чирмешән мәктәбе);
III. Айдар Шәрәфетдинов (2нче Чирмешән мәктәбе).

65 кг.:
I. Виктор Наумов (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Илназ Гыйләҗев (Чирмешән лицее);
III. Нияз Гыйләҗев (Чирмешән лицее).

70 кг.:
I. Виктор Наумов (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Нияз Гыйләҗев (Чирмешән лицее);
III. Рәзил Хөснуллин (Күтәмә).

70 кг.нан югары:
I. Геннадий Сотников (2нче Чирмешән мәктәбе);
II. Рәзиф Гыйрфанов (Лашман);
III. Рифат Талипов (Лашман).

80 кг.
I.Илзәр Закиров (1нче Чирмешән мәктәбе);
II. Александр Решетников (106нчы училище);
III. Ефим Серендеев (Ивашкино).

Кайбер кыю егетләр ике үлчәү авырлыгында чыгыш ясарга да көч таптылар, икешәр бүләк алып киттеләр.

- Бүген бик матур көрәштегез,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин бүгенге бәйгедә катнашкан егетләрне мактап.

- Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм. Кышкы чорда буш вакыт күбәя, шуңа күрә, нинди исем астында булса да, көрәш һәм башка төрләр буенча спорт ярышларын, читтән дә командалар чакырып, ешрак уздырырга тырышачакбыз. Осталар ярыша-ярыша остара бит, аннан соң спорт, сәламәт яшәү укуга да уңай йогынты ясый.

...Район җитәкчесе кулыннан грамота һәм бүләк алган яшь спортчылар гына түгел, аларга көч биреп торган тренерлары да әлеге бәйгедән канәгать калдылар. "Улыбыз былтыр да, быел да беренче булды, өченче җиңүне дә бик күрәсе килә,- дип көрәшче уллары Нияз Гыймрановның тәүге уңышларына нык кинәнгән әти-әниләрен аңлыйбыз - көрәштә җиңү бик дәрәҗәле ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарбашкорт көрәше