Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә бокс буенча республика турниры башланды

Әлеге спорт бәйгесен Космонавтика көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлаганнар. Шулай итеп бездә өч көн (9-11 апрель) дәвамында туксанлап яшь боксчы рингта йодрык уйнатачак.

Турнирны ачу тантанасында кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләп, яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Ярышка Казан, Түбән Кама, Кама Аланы, Яр Чаллы, Алабуга, Нурлат шәһәрләреннән, Самара өлкәсеннән, Әлки, Сарман районнарыннан һәм бездән 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге малайлар, кызлар, яшүсмерләр, егетләр килгән. Алар “Чирмешән” спорт залында көч сынашуны бүген башлады. Иртәгә, 13 сәгатьтә рингта ярымфинал, якшәмбе көнне, сәгать 11дә финал орыш-сугышлары узачак.

Безнең район данын исә ярышта “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары - тренер Николай Емельянов шәкертләре яклый.  

фото: автор

Чирмешәндә яшь боксчылар ярыша (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X