Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән хоккейчылары Казан командасына бирелде

Ир-егетләр арасында алкалы хокккей буенча Республика беренчелегенең бездә узган тәүге очрашуы – Чирмешән һәм Казан командалары арасындагы уен кунаклар файдасына 9:2 исәбе белән тәмамланды.

Чирмешәннең Боз сараенда барган уенны йөзләгән тамашачы карады. Шулай да бу көнне безнең командага уңыш елмаймады. Әмма хоккей яратучы җанатарларга көенергә иртә әле, чөнки әлеге ярышларның беренчесе генә узды. Уеннарның беренче этабы март аена кадәр дәвам итә. Ә  хәлиткеч финал уеннары 14-15 март көннәренә билгеләнгән. Киләсе уеннарда үзебезнекеләргә көч бирик!

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев