Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бу юлы да беренче

    Якташыбыз Фәнис Нуретдинов - кабат Татарстан чемпионы. Ул бу дәрәҗәгә инде җиденче тапкыр иреште. Иске Кадида туган, бүген Чаллыда яшәүче Фәнис Бари улы шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында армспорт-кул көрәштерү буенча республика беренчелегендә авыр үлчәүдә чыгыш ясаган. - Бәйгедә 22 команда составында 172 спортчы катнашты,- ди 61 яшьлек ветеран....

    Якташыбыз Фәнис Нуретдинов - кабат Татарстан чемпионы. Ул бу дәрәҗәгә инде җиденче тапкыр иреште.

    Иске Кадида туган, бүген Чаллыда яшәүче Фәнис Бари улы шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында армспорт-кул көрәштерү буенча республика беренчелегендә авыр үлчәүдә чыгыш ясаган.
    - Бәйгедә 22 команда составында 172 спортчы катнашты,- ди 61 яшьлек ветеран.
    Чемпион якташыбыз озакламый, киләсе елның март аенда Мәскәү өлкәсендә булачак ил чемпионатына барырга җыена. Таза беләкле Фәнис абый анда да сер бирмәс, дип ышанабыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: