Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кармалкада һәм Бәркәтәдә халык җыеннары узды (+ФОТО)

    Чумачка эшкуары Фаил Мөхәммәтҗанов узган елдан бирле субсидияле кредит буенча документлар җыеп тапшырса да, аңа һаман вәгъдә ителгән акчаны бирмиләр. Ул кредит акчасына савым сыерлары алган булган. -Инде кермәгән җир калмады, эш кенә алга бармый,- ди Фаил. Ул бу уңайдан Түбән Кармалка авыл җирлегендә узган җыенда да гарьләнеп сөйләде. -Бәлки...

    Чумачка эшкуары Фаил Мөхәммәтҗанов узган елдан бирле субсидияле кредит буенча документлар җыеп тапшырса да, аңа һаман вәгъдә ителгән акчаны бирмиләр. Ул кредит акчасына савым сыерлары алган булган.

    -Инде кермәгән җир калмады, эш кенә алга бармый,- ди Фаил.
    Ул бу уңайдан Түбән Кармалка авыл җирлегендә узган җыенда да гарьләнеп сөйләде.
    -Бәлки андыйлар районда тагын бардыр, әлеге хәлне тикшерергә, очына чыгарга кирәк,- диде җыенда катнашкан вәкил - муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - Барыбыз да нәрсәдер эшләргә, шөгыль табарга бурычлы. Каяндыр, кемдер килеп булышканны көтмик.
    Бүгенге җыелышта Чирмешәннән маршрут автобусы йөрмәүдән дә зарландылар. Әлеге проблема Бәркәтәдә булган җыенда да күтәрелде. Сәбәбе шул - автобуска утырып йөрүчеләр бик аз, мондый маршрутлар зыянга эшли. Бюджетка да әлеге чыгымнарны күтәрү авыр. Алай да бу маршрутта автобусны йөртә башларга килешенде.
    Түбән Кармалкада Совет урамында электр линиясен яңартасы бар, Ленин һәм Горький урамнарында юллар начар, чиркәү җирен оформить итүне төгәлләп, бинаны төзәтәсе иде. Югары Кармалкада һәм Чумачкада да юллар булмаудан интегәләр, Чумачкада буа һәм күпер ремонт сорый, Югары Кармалкада урам яктырткычлары тиешенчә яктыртмый.
    Чишмәләрне дә төзекләндерәсе бар. Бу һәм Түбән Кармалкадагы һәйкәлне төзекләндерү эшләренә үзсалым акчасын кулланмакчылар. Референдум нәтиҗәләре буенча, килешү табып, авыл җирлеге башлыгы Юрий Стукалин әйтүенчә, биредә 67 мең сум үзсалым акчасы җыелган, шуңа республикадан тагын дүрт тапкыр күбрәк акча бирелә.
    Җирлектә, өч авылда, 603 кеше яши, шуларның 201се - пенсионер. Былтыр 4 бала туган. Биш гаилә яңа йорт төзи икән. Кызганыч, үз эшен башлаучылар берничә генә, сыерлар 52 баш кына калган. Халык сөт сатып алу бәясеннән дә зарланып алды, җәен 1 килограммга, кулга, нибары 11 сум түләгәннәр. Хәзер 17 сум бугай. Районда май заводы да булсын иде, диделәр. Юкса безнең сөтне кемнәр генә "имми".
    Участок уполномоченные Нияз Ногманов бу төбәктә дә законсыз аракы сатучылар, эчкечеләр, наркоманнар булуын борчылып әйтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов "Лениногорский" агрофирмасының биредә актив, нәтиҗәле эшли башлавын мактады. Бәлки авыл хуҗалыгы менә шулай күтәрелеп тә китәр.
    Бәркәтә җирләрендә чүп үсми хәзер
    Бәркәтәдә фермер Рәис Төхфәтуллин унбиш баш сыер асрый. Моңа кадәр аларны ике аппарат белән саусалар, бүгенге җыенда бу гаиләгә инде өченче аппарат бирделәр. Бушлай. Гомумән, районда мондый саву аппаратлары күп сыер асраучы 82 гаиләгә бүләк ителгән. Алар тагын булачак.
    341 йортлы 741 кешеле Бәркәтәдә соңгы ике-өч елда, республикадан, районнан да, төрле программалар буенча төзелеш, ремонт эшләренә 48 миллион сум акча тотылган. Мәктәпне үзгәртеп коруга гына да 11 миллион сумнан күбрәк акча юнәлдергәннәр.
    Быел, ниһаять, Бәркәтә җирләре юньле хуҗалы булган, "Татагролизинг" биредә бишәр-алтышар ел буш яткан чәчүлек җирләрен дә денгә кертә, эшкәртә башлаган. - Без районда 6 мең 500 гектар җир өчен җаваплы, шуный яртысы - Бәркәтә - безнең авыл кырлары, - диде бүгенге җыелышта катнашкан бүлек җитәкчесе Ибраһим Әхмәтҗанов.
    Былтыр 9 мең тонналап бөртек тә җыйганнар. Пайчыларга арпа, печән бирелгән. Быел 1200 гектарда шикәр чөгендере икмәкчеләр. Җире эшкәртелгән, ашланган да. Бу уңай үзгәрешкә ничек сөенмисең?
    Бәркәтәдә чиста су белән проблема юк. Әмма урам юллары начар. Бигрәк тә Карл Маркс, Тукай урамнары аяныч хәлдә. Дөрес, быел Ленин урамы юлын, бер километрлап араны, асфальтлау планы бар. Үзсалым акчасы җыю буенча тагын референдум үткәреп, юлларны рәтләүгә, электр яктырткычларны яңартуга, карап торырга байтак сумма тупламакчылар. Шул ук вакытта кайберәүләр үткән берничә ел өчен дә үзсалым акчасын түләмичә, төрле күмәк эшләргә өлеш кертмиләр икән.
    -Авыл -зур гаилә кебек, бүгенге җыен-киңәшләшү өчен,- диде авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. -Кайберәүләр ашык-пошык пай җирләрен юк бәягә саталар, ул бит үз милкеңнән колак кагу дигән сүз. Авылда яман чирлеләр күп. Бәлки бу кибетләрдән теләсә-нинди азык-төлек алу белән дә бәйледер. Үз сыерларыбыз булса, ризык та чистарак файдалырак бит.
    -Бәркәтә мәктәбе күмәк көч белән сыйфатлы итеп ремонтланды, ә менә балалар бакчасында эш акрын бара, темпны тизләтергә тырышачакбыз,- диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров, җыенда район күләмендә башкарылган һәм агымдагы елга планлаган эшләрне дә искә алып.
    Авыл җирлеге башлыгы Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча бәйге җиңүчеләрен дә бүләкләде. Авыл мәдәният йорты - беренче, "Кояшкай" балалар бакчасы - икенче, мәктәп өченче урыннарда. Шәхси хуҗалыклардан Хәммәтгалимовлар гаиләсе җиңүче.
    Гомумән, Бәркәтә халкы булдыклы, оста оештыручы барында алар таулар күчерә ала. Заманында "Шушма" колхозын ил күләмендә үк таныттылар бит. Былтыр монда дүрт бала тууы гына сискәндерә. Авыл нык һәм тиз картая...
    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: