16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Үтәмешлеләр акчаларын суд аша алганнар
Декабрь аенда район прокуратурасына "Үтәмеш" хуҗалыгыннан хезмәт хакын вакытында түләмәү турында биш кеше мөрәҗәгать иткән. Суд җәмгыятьне әлеге кешеләргә 208 мең 700 сум хезмәт хакын түләргә мәҗбүр иткән. Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт хакын вакытында түли алганмы? Әлеге сорау белән без кайбер җәмгыять җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Хәмзә Хамматов ("Сөлчә" җәмгыяте...
-
Түбән Кармалкада һәм Бәркәтәдә халык җыеннары узды (+ФОТО)
Чумачка эшкуары Фаил Мөхәммәтҗанов узган елдан бирле субсидияле кредит буенча документлар җыеп тапшырса да, аңа һаман вәгъдә ителгән акчаны бирмиләр. Ул кредит акчасына савым сыерлары алган булган. -Инде кермәгән җир калмады, эш кенә алга бармый,- ди Фаил. Ул бу уңайдан Түбән Кармалка авыл җирлегендә узган җыенда да гарьләнеп сөйләде. -Бәлки...
-
Чирмешәндә шорт-трек осталары да бар
Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы кысаларындагы ярышларда катнашкан 14-16 яшьлек хоккейчы кызларыбыз (тренер Илнар Шәйхетдинов) финал уеннарында Питрәч районы командасын 3:1 исәбе белән отып, җиңү яулап кайттылар. Шул ук Боз спорт сараенда шөгыльләнүче Рамил Баһаветдинов шәкертләре шорт-трек (тимераякта кыска арага узышу) төренең финалында - беренче урын ияләре. Ә 12-13 яшьлек хоккейчы...
-
Чирмешән егете Илнар Абзалов һаман табылмаган
Чирмешәннән Абзалов Илнар Ибраһим улының югалуы хакында хәбәр иткән идек. Әнисе Халисә апа, инде аптыраганнан, күрәзәчеләргә дә барган: исән, табылыр, дигәннәр. Тик, кызганыч, 3 январь көнне Түбән Кама районының Тоба авылыннан Чирмешәнгә дип чыгып киткән 37 яшьлек ир-ат хакында әлегә бернинди хәбәр дә юк. Якыннары әйтүенчә, аны үзләре дә, Түбән...