Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Элеккеге җитәкчеләр – Чирмешәннең мактаулы гражданнары

Район белән төрле елларда җитәкчелек иткән, инде мәрхүм дистәдән артык гражданга "Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" исеме бирелде. Бу хакта карар муниципаль район Советының чираттагы, илле бишенче утырышында кабул ителде. Мәгълүм ки, район Советының моңа кадәр, быел кабул ителгән карары нигезендә, хәзер андый исемгә районның икътисади, социаль, мәдәни...

Район белән төрле елларда җитәкчелек иткән, инде мәрхүм дистәдән артык гражданга "Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" исеме бирелде.

Бу хакта карар муниципаль район Советының чираттагы, илле бишенче утырышында кабул ителде. Мәгълүм ки, район Советының моңа кадәр, быел кабул ителгән карары нигезендә, хәзер андый исемгә районның икътисади, социаль, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән, инде мәрхүм башка гражданнар да лаек була ала. Бүген исән-сау ветераннар - КПСС райкомының элеккеге беренче секретарьлары Әхсән Заһитов һәм Рәис Мөбәрәкҗанов, сәламәтлек саклау системасы ветераны Гайсә Сәгыйров та шушы утырыш карары нигезендә районның мактаулы гражданнары булдылар.
Муниципаль район Советының, аның рәисе Наил Зарипов алып барган утырышында башка кайбер, шул исәптән муниципаль хезмәткә, муниципаль хезмәткәрләргә, аларның керемнәре, милекләре турында мәгълүматлар бирүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Депутатлар Чирмешән муниципаль район Советының "Чирмешән муниципаль районының 2014 елга һәм план чорына - 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында" 2013 елның 18 декабрендә кабул ителгән 197нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында да карар чыгардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X