Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәннең Амур ягы комплекслы программа буенча төзекләндерелә

Чирмешәндә, Амур ягындагы Кол Гали урамында шушы көннәрдә яктырткычлар куйдылар.

Бу хакта район үзәгендә узган халык җыенында бирелгән сорауга җавап итеп әйттеләр.

Цаплин урамы юлына быел асфальт түшәп, хәтта тротуар да ясап, зур эш башкарылган. Киләсе елда, Ларионов һәм Цаплин урамнары киселешендәге тыкрыкны да, бу хакта җыенда да сүз булды, норматив хәлгә китерәчәкләр.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева әйтүенчә, гомумән, Чирмешәннең көньяктагы, Амур ягындагы урамнары юлларын ясау, шомарту, асфальтлау буенча эш дәвам итәчәк. Әлеге эшне, нигездә, “Территорияләрне комплекслы төзекләндерү” федераль программа нигезендә башкару күздә тотыла. Кирәкле документлар эшләнгән, Мәскәүдән тагын акча килер дип өметләнәбез. Монда, билгеле, шактый зур сумма турында сүз бара. Хәтта ул якта, яңа йортлар салынучы яңа микрорайонда кайбер социаль объектлар (мәдәният йорты, балалар бакчасы һ.б.) да төзелергә мөмкин.

Алда телгә алынган, берничә елга исәпләнгән программа буенча яңа микрорайонда канализация, су челтәрләре ясауга миллионнарча сум акча юнәлдергәннәр. Чирмешән эчендәге  христиан зиратының урам яктагы өлешен төсле калай белән коймаладылар, яңа капка да куйдылар. Инде чиркәү ягын матурлыйсы иде. Монда яңа койма кирәклеген район благочинные Александр Филимонов җиткерде. “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбир Ханов исә мөселман зираты эчендә, таш түшәп, кечерәк кенә мәйданчык булдыру зарурлыгын белдерде. Җыенда әлеге эшләрне киләсе елда җыелачак үзсалым акчалары хисабына башкарырга тәкъдим иттеләр, аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да хуплады. Билгеле, халык тарафыннан бу мәсьәләдә каршылык булмас.

Үзсалым акчалары дигәннән, быел Чирмешән авыл җирлегендә шушы юл белән җыелган средстволарга, әле аңа республика да акча өсти, урамнар юллары кардан чистартылган, чүп үләннәре чабылган, зират коймалары буялган һәм башка эшләр башкарылган, барысы 900 мең сум акча кулланылган.

Быел Чирмешән авыл җирлегендә 654 мең 700 сум үзсалым акчасы җыелган, шуңа, әлегә, республикадан 2 миллион 293 мең сум акча өстәп биргәннәр.

Пенсионер Евгений Плотников та җыенга үзен һәм урамдашларын борчый торган проблема белән килгән – Энергетиклар урамы юлы тәмам ватылып беткән, йортларга тузан керә, аяк астына пычрак су, май калдыклары агып төшә. Сәбәбе – янәшәдә берәүнең эш урынында автотранспорт хәрәкәте. Шундагы зур егәрлекле машиналар өчен элек нефтьчеләр базасы, хәзер тимер-томыр җыела торган урын аша аерым юл ясап булмый микән? Бу сорауны да өйрәнергә, чишелеш табарга өметләндерделәр.

Лицей һәм район мәгариф бүлегенең административ бинасы белән ике арадагы, Шешминская урамындагы, Фәсхетдиновларга да алып керүче юл начар. Пенсионер Гөлшат Фәсхетдинованың бу хакта үтенечен киләсе елда хәл итәргә тырышачаклар. Аның туган авылы Урманасты Үтәмештәге “Мәнди” чишмәсен ремонтлау буенча икенче соравы да өйрәнеләчәк, аны хәл итү юллары каралачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X