Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә депутат кабул итү үткәрде

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел районда биш кабул итү үткәргән, ел дәвамында аңа төрле гозерләр белән 51 кеше килгән. Ел ахырына кадәр ул чирмешәнлеләр белән тагын бер тапкыр очрашачак.

Депутатка соңгы кабул итүдә тугыз кеше булды. Ул аларның барысының да гозерләрен игътибар белән тыңлады, күбесенә ярдәм ышандырды, проблемадан чыгу юлларын күрсәтте.

Авыру баласын шәһәргә, дәваларга алып барырга җыенган анага депутат булышу җаен табачак. Чечен сугышларында катнашкан бер якташыбыз торак шартларын яхшыртырга тели, гомумән, үзе кебекләргә нинди ташламалар барлыгы белән кызыксына. Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты депутат ярдәме белән бильярд өстәлле булачак. Май-сыр заводына тапшырган сөт өчен акчасын ала алмаган искеүтәмешленең проблемасын да ахырына кадәр хәл итәргә булышачак Салихов, Чирмешән лицеенда оештырылачак курай түгәрәге кабинетына да кирәкле әйберләр алуда матди ярдәм булырга тиеш.

Алмаз Закиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X