Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Бәрәңгедә жульен (рецепт)

Бәрәңгедә жульен - искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге "тәмле савыт" ролен үти. 3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 1 эре суган, 100 гр ак май,...

Бәрәңгедә жульен - искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге "тәмле савыт" ролен үти.

3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 1 эре суган, 100 гр ак май, 2 аш к. он, 5 аш к. каймак, тоз, борыч, сыр.

Бәрәңгеләрне яхшы итеп юабыз һәм уртага кисәбез. Аннары пычак яки кашык белән эчен алабыз. Соңыннан бик нечкә итеп кабыгын әрчибез (яңа бәрәңге булса әрчемәскә дә мөмкин). Бәрәңгеләрне салкын суга салабыз.

Шул арада эчлек әзерлибез. Гөмбәне 5-7 минут табада кыздырабыз, аннары ваклап туралган суган салабыз, тагын шул кадәр утта тотабыз һәм он өстибез, яхшылап болгатабыз, каймак, тоз, борыч салып каймак куерганчы 3-4 минут утта тотарга.

Табаны майлыйбыз, һәр бәрәңгегә тоз сылап чыгабыз, эченә кечкенә кисәк ак май һәм эчлекне салабыз.

180-200 градус кайнарлыктагы газ миченә 20 минутка куярга, аннары өстенә уылган сыр сибәргә һәм әзер булганчы тотарга.


Гөлүзә ВАСИЛОВА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65541-bәrәңgedә-zhulen.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined