Фәйрүзә тормышка бик иртә чыкты. Яңа гына унсигез яшен тутырган кызларын әти-әнисе кияүгә бирергә бик теләмәсә дә, балаларының теләгенә каршы килә алмадылар.
Ренат күрше авылдан, ипле гаиләдән, Себергә эшкә йөри иде. Фәйрүзәнең гаиләсе дә төшеп калганнардан түгел. Уңган-булган, авылда хөрмәт казанган кешеләр. Бөтен йолаларын туры китереп, никахны өйләрендә мулдан үткәрделәр....
Фәйрүзә тормышка бик иртә чыкты. Яңа гына унсигез яшен тутырган кызларын әти-әнисе кияүгә бирергә бик теләмәсә дә, балаларының теләгенә каршы килә алмадылар.
Ренат күрше авылдан, ипле гаиләдән, Себергә эшкә йөри иде. Фәйрүзәнең гаиләсе дә төшеп калганнардан түгел. Уңган-булган, авылда хөрмәт казанган кешеләр. Бөтен йолаларын туры китереп, никахны өйләрендә мулдан үткәрделәр. Туйны да зурдан куптардылар, авылны гына түгел, бөтен районны гөрләттеләр. Фәйрүзә бик чибәр иде: чем-кара күзләр, озын калын толым, нечкә бил, алсу иреннәр. Ак күлмәктән каенана йортына килен булып төшкәндә, аңа карап сокланмаган кеше булмагандыр. Бөтен дөнья аклыкка төренгәндә, кәләшкә саф мәхәббәт, ак бәхет теләделәр.
Бергә яшәүләренә нәкъ бер ел тулганда, кышкы бер көндә яшь гаилә юл һәлакәтенә очрады. Фәйрүзәнең ире Ренат юл кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыга һәм маңгайга-маңгай каршыга килүче машина белән бәрелешә. Илле яшьлек машина йөртүче шунда ук үлә. Ә Фәйрүзә белән Ренатны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Ашыгыч ярдәм бригадасы башта канга баткан Фәйрүзәне үлгән дип , яшь хатынның өстенә ак җәймә яба. Юл һаләкәте урынына җыелган халык арасыннан бер кеше:
- Ул исән ич, аның кулы селкенә, - димәсә, кем белә, бәлки, әле аңа ярдәм күрсәтергә ашыкмаган да булырлар иде. Яшь парны авыр хәлдә табиблар кулына тапшыралар. Аеруча да Фәйрүзә нык яралана: сынган урыннары, җәрәхәтләре күп була. Катлаулы операцияләрне шактый кичерә ул, билгеле, кыйммәтле дарулар да кирәгә. Авыл халкы да борчыла: кызның әти-әнисенә акчалата ярдәм итә. Уйламаганда-көтмәгәндә килгән бу кайгыга беркем дә битараф калмый: күршеләр, туганнар, кардәшләр, дуслар юата, иртә-кич хәлен белешә-сораша. Дуслар авыр чакта сынала, диләр. Туйда үз кызлары кебек якын күрергә вәгъдә иткән кода-кодагыйны гына алыштырып куйганнар диярсең, Фәйрүзәнең терелүенә шикләнеп карыйлар. Йөрәкне яралап:
- Аңа шулхәтле акча түгелде, әрәмгә генә түгелме. Ай-һай, аякка баса алырмы, кеше булырмы? Безгә гарип килен кирәкми, - дип ямьсез сүзләр ишеттерәләр.
Киленнәренең исән калуына шатланасы урынга, көенәләр. Шул авыр минутта, мәңге бергә булырга сүз куешкан Фәйрүзә белән Ренат арасыннан "кара мәче уза". Бер палатада икесе ике караватта ятучы ир белән хатын чит кешегә әвереләләр.
Хастаханәдән чыккач, Фәйрүзәне әти-әнисе өйләренә алып кайта, кызларын сабый баладай карыйлар. Шундый коточкыч авариядән соң балаларын аякка бастыру өчен күпме көч, сабырлык кирәк булуын үзләре генә белгәндер. Тик алар өметләрен югалтмый, авыр чакта сыгылып төшми.
Шулай итеп "яңадан" туган Фәйрүзә ире белән законлы рәвештә аерылышып, кабат туган йортында яши башлый. Төсе качкан йөзе алсулана, кыска итеп кискән чәчләре дә үсә. Баштан таякка таянып йөри. Әкренләп тернәкләнеп, тора-бара эшкә дә урнаша.
Берничә елдан соң Фәйрүзә үзенең тиң ярын очрата. Ике туганының туй мәҗлесендә ул Радик белән таныша. Бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булып, озакламый кавышалар. Фәйрүзәнең яңадан тормыш кора алуына, әлбәттә, авыл халкы сөенә. Инде Фәйрүзә белән Радикның гаиләләрен тулыландырып бала да туды. Тупырдап торган уллары Фәридкә алар карап туя алмый. Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел, якты киләчәккә ышаныч-өметне генә югалтырга кирәкми.
Зилә Мөдәррисова
Нет комментариев