Заманча җиһазга яхшы табиб та кирәк
Былтыр районда 42 якташыбыз яман шеш авыруы аркасында үлеп киткән. Табиб-онкологта бүген 338 кеше исәптә тора. Шуларның 84е 2012нче елда исәпкә куелган. Туберкулездан үлүчеләр булмавы яхшы күрсәткеч, врачлар былтыр шушы үпкә чире белән авыручы 9 кешене ачыклаган (2011дә - 5). Район табиблары узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады. Республика муниципаль...
Былтыр районда 42 якташыбыз яман шеш авыруы аркасында үлеп киткән. Табиб-онкологта бүген 338 кеше исәптә тора. Шуларның 84е 2012нче елда исәпкә куелган. Туберкулездан үлүчеләр булмавы яхшы күрсәткеч, врачлар былтыр шушы үпкә чире белән авыручы 9 кешене ачыклаган (2011дә - 5).
Район табиблары узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады. Республика муниципаль берәмлекләренең сәламәтлек саклау учреждениеләре арасындагы рейтингта безнең медиклар хезмәте 18нче урында дип бәяләнгән.
Медицина хезмәткәрләре районда яшәүче 20 меңнән күбрәк кешенең сәламәтлеген тикшереп, дәвалап тора. Район үзәк больницасының баш табибы Гайсә Сәгыйров әйтүенчә, кызганыч, төбәгебездә үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк.
Район ЗАГС бүлегендә былтыр яңа туган 211 бала теркәлгән булса, шул ук вакытта 324 кеше бакый дөньяга күчкән.
Олыраклар арасыннан үлүчеләр күбрәк кан әйләнеше системасындагы авырулар сәбәпле, 119 кеше 80 яшьне узып вафат булган. Ә эш яшендәгеләрнең гомерләре өзелүнең тагын бер зур сәбәбе - имгәнүләр алу. Моңа нигездә автомобиль һәлакәтләрендә зыян алу, криминаль характердагы бәхетсезлекләр, агулану, суда батып үлү, үз-үзләренә кул салу очраклары керә.
Район үзәк больницасына әле дә табиблар җитешми. Авыруларның кайбер белгечләргә озак эләгә алмавының, чиратларның бер сәбәбе шул диләр. Дөрес, узган елда район үзәк больницасына биш табиб кайткан. Бүген бирегә сынган сөякләрне караучы травматолог, организмдагы матдәләр алмашы белгече - эндокринолог зарур. Бу атнада больницада урнаштыралачак яңа, универсаль рентген аппаратына да даими эшләүче яхшы белгеч кирәк булачак. Бәясе 8 миллион сумнан күбрәк булган бу җиһаз ярдәмендә, беренчедән, сынган, чатнаган сөякләрне ачыклап булса, шул ук аппарат белән эчәклекләр, ашказаны системасын, бөерләр эшчәнлеген тикшерү мөмкинлеге арта. Рентгенолог әлегә читтән килеп эшли.
Ә менә материаль-техник базаның яхшыра баруы бик куанычлы. Соңгы ике елда республика ярдәме белән больницага өч машина кайткан: ике УАЗ, бер Форд. Соңгысы, кирәк булган очракта, шәһәр больницаларына авыр хәлдәгеләрне йөртү өчен җиһазланган.
Авыруларны баскычлар буенча югары катларга носилка белән күтәреп менүдән дә котылырбыз дигән ышаныч бар. Тиздән стационарда йөк лифты монтажлана башларга тиеш. Моңа кадәр эшнең озакка сузылуының төп сәбәбе - лифт шахтасының стандарт булмавы. Шунлыктан бездәге лифтка индивидуаль проект ясатырга туры килгән.
Авыллардагы башка медицина учреждениеләре - врачлык амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктларында да халыкка хезмәт күрсәтелә. 2012нче елда Лашманда модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.
Шундый биналар быел Югары Кәминкә, Мордва Афонькәсе авылларында төзеләчәк.
Иске Котыш, Шешминкада врачлык амбулаторияләре өчен башка биналар үзгәртеп корыла. Былтыр Түбән Кәминкә амбулаториясендә дә ремонт башкарылды.
- Табибларга безнең районда аерым игътибар. Шул ук вакытта күпкырлы, җаваплы хезмәтегезгә таләпләр дә югары.
Халкыбыздан сезнең тарафка дәгъвалар азрак булырлык, райондашларыбыз медицина хезмәтеннән канәгать калырлык итеп эшләргә кирәк,- диде "медсовет"та катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина.
Чират булса без медикларыбызны тәнкыйтьләргә күнеккән, ә инде үзебез, яки якын кешебез больницада дәва алып, терелеп чыкса, табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтебез чиксез. Уңышлары да, җитешмәгән яклары да бар медицина хезмәткәрләренең. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарә җитәкчесе Рафик Батыршин җыенда чыгыш ясап, безнекеләрнең 2012нче елдагы эшчәнлегенә "канәгатьләнерлек" бәясе куйды.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев