Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөклелекне өзү – зыянлы да, гөнаһ та

"Тормыш өчен" Бөтенроссия акциясендә катнашып, һәркем балаларның гомерен саклап калуга үз өлешен кертә. Әлеге акциядә катнашкан кеше йөклелекне вакытыннан алда өзүгә каршы булуын имза куеп белдерә. Бу чарадан чирмешәнлеләр дә читтә калмый. Район үзәк китапханәсендә йөклелекне иртә соркларда өзүнең зыяны һәм гөнаһы турында врачлар һәм дин әһелләренең фикерен белдергән видеороликлар...

"Тормыш өчен" Бөтенроссия акциясендә катнашып, һәркем балаларның гомерен саклап калуга үз өлешен кертә.


Әлеге акциядә катнашкан кеше йөклелекне вакытыннан алда өзүгә каршы булуын имза куеп белдерә.

Бу чарадан чирмешәнлеләр дә читтә калмый. Район үзәк китапханәсендә йөклелекне иртә соркларда өзүнең зыяны һәм гөнаһы турында врачлар һәм дин әһелләренең фикерен белдергән видеороликлар күрсәтелде. Әлеге акциягә битараф булмаган чирмешәнлеләр бу проблема турында сөйләштеләр, дин әһеле Александр Филимоновның фикерен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Йөклелекне иртә срокларда өзү безнең районда да проблема булып кала. 2016 елда районда 156 бала туган, шул чорда 54 хатын-кыз йөклелеген иртә срокларда өзгән. Ә быелның ике аенда 26 сабый туган, 16 аборт теркәлгән.

Абортка каршы булган чирмешәнлеләр үзәк китапханәгә һәм чиркәүләргә барып үз тавышларын бирә ала. "Тормыш өчен" акциясен район үзәгендә дә үткәрергә планлап торалар. Бу фикерне куәтләгән яшьләр урамда ук имзалар җыячак. Урамда, акция эмблемасы төшерелгән футболкалы яшьләр күрсәгез, читләтеп үтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined