Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Наркоманнар арабызда яши

Район үзәк больницасының наркология кабинетында июль аена 160 кеше исәптә тора. Шуларның унысы - наркоман, икесе - токсикоман, 148 кеше хроник алкоголизм белән авыручылар. Алар барысы да безнең район кешеләре. -Әлеге афәтләргә каршы көрәшне яшьтән үк башлау зарур. Шунлыктан район мәктәпләрендә балалар, яшүсмерләр белән ел дәвамында профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, -...

Район үзәк больницасының наркология кабинетында июль аена 160 кеше исәптә тора. Шуларның унысы - наркоман, икесе - токсикоман, 148 кеше хроник алкоголизм белән авыручылар. Алар барысы да безнең район кешеләре.

-Әлеге афәтләргә каршы көрәшне яшьтән үк башлау зарур. Шунлыктан район мәктәпләрендә балалар, яшүсмерләр белән ел дәвамында профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, - ди район үзәк больницасы врачы, психиатр-нарколог Лилия Фәсхетдинова. - Быел 250 мәктәп укучысына наркотик матдәләр куллануга тест үткәрдек. Икенче яртыеллыкта да шул кадәр үк баланы тикшерергә ниятлибез.
Кешенең наркотикларга бәйлелеген районыбыз табиблары медтикшерүләр узганда да контрольлек итә. Эшкә урнашырга, коралга рөхсәт алырга, машина йөртүче таныклыгына ия булырга теләүчеләр, опекунлык, уллыкка алуны рәсмиләштерергә теләүче 876 кеше наркотик матдәләр куллануга тикшерелгән. Начар нәтиҗәләр юк.
Наркомания - наркотикларга бәйлелек белән характерланучы хроник авыру. Вакытында дәваламасаң, шәхес кешелектән чыга - физик деградациягә дучар була, аның психикасы бозыла. Иң аянычы - якка тайпылыш ахырдан үлем белән төгәлләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан