Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка каршы вакцина ясыйлар

Район үзәк больницасына гриппка каршы 4395 доза вакцина кайтарылган. Прививканы сентябрь-октябрь айларында поликлиникада ясатырга мөмкин. -Вакцина бушлай ясала. Аны алу - ирекле гамәл. Гриппка каршы прививканы балаларга (өч айдан башлап), өлкәннәргә, хроник авырулардан интегүчеләр, вирус инфекцияләре белән еш авыручы кешеләргә ясарга киңәш ителә,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль...

Район үзәк больницасына гриппка каршы 4395 доза вакцина кайтарылган. Прививканы сентябрь-октябрь айларында поликлиникада ясатырга мөмкин.

-Вакцина бушлай ясала. Аны алу - ирекле гамәл. Гриппка каршы прививканы балаларга (өч айдан башлап), өлкәннәргә, хроник авырулардан интегүчеләр, вирус инфекцияләре белән еш авыручы кешеләргә ясарга киңәш ителә,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов. - Прививканы укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә дә ясатырга кирәк.
Врачлар әйтүенчә, гриппны кисәтүнең иң яхшы алымы - вакцина ясату. Аны көз көне, эпидемия башланганчы, иммунитет барлыкка килсен өчен кадату нәтиҗәле.
Грипп, кискен респиратор вирус инфекцияләре кешедән-кешегә һава - тамчы юлы белән күчә. Бу авыру чирле кеше белән бер бинада булганда һәм аның белән аралашканда йогарга мөмкин. Еш кына гриппны транспортта яисә кеше күп җыелган урыннарда да "эләктерәләр". Аның белән балалар ешрак чирли, чөнки аларның иммунитетлары барлыкка килмәгән була. Грипптан соң өзлеккән кешедә башка төр авырулар да баш калкытырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан