Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында ике кеше тычкан бизгәге йоктырган

Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 20 очрагы теркәлгән. Быел янә ике кешегә шундый диагноз куелган. -Бу чир белән авыручылар саны, нигездә, яз һәм көз арта, - ди район үзәк больницасы статистигы Зилә Минеголова. - Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченә башлый....

Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 20 очрагы теркәлгән. Быел янә ике кешегә шундый диагноз куелган.

-Бу чир белән авыручылар саны, нигездә, яз һәм көз арта, - ди район үзәк больницасы статистигы Зилә Минеголова. - Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченә башлый. Шундый вакытта геморрагик бизгәкне эләктерү ихтималы арта. Тычканнарның фатир-йортларга үтеп кермәүләрен кайгыртырга, зарарлануга юл куймауга юнәлдерелгән кайбер чараларны үтәргә кирәк.
Беренче чиратта, кимерүчеләр булган бина-бүлмәләрне даими дезинфекцияләп торырга. Су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда сакларга. Әлбәттә инде, кимерүчеләр белән контакттан сакланырга. Кулларны сабын белән юарга. Әлеге чараларны үтәү тычкан бизгәге белән авыру куркынычын киметә. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне - туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата. Инфекция кеше организмына күбрәк һава-тузан аша эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртмичә ашау сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә. Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына билгеле була: температура кинәт кенә 40 градуска кадәркүтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану башлана. Вакытны озакка сузмыйча, тиз генә өйгә табиб чакыртырга кирәк. Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый - аның күз алды томанлана; баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгана, косасы килә, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин...
Тычкан авыруы белән олылар гына түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерылалар: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә. Бөерләргә зыян килгәндә, авыруның сидеге тәүлек эчендә кими һәм бу хәл катлаулана бара; баш мие шешә, кан сава. Тычкан авыруы белән авырган кешене дәвалау өчен аны хастаханәгә салырга кирәк. Дәвалау бик авыр һәм озакка сузыла. Тычкан авыруы йоктырмас өчен табигатькә чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Өегездә тычканнар үрчүгә юл куймагыз, алардан саклану өчен махсус матдәләр кулланыгыз! Озак хуҗасыз торган өйләрне, каралты- кураларны җыештырганда, резин перчаткалар кияргә онытмагыз. Подвалларда озак сакланган азык-төлекне югары температурада куеп эшкәртегез. Үзегезне саклагыз! Онытмагыз, әлеге авыруга каршы махсус профилактика чаралары, ягъни вакцина юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы тычкан бизгәге