Чирмешән районында ике кеше тычкан бизгәге йоктырган
Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 20 очрагы теркәлгән. Быел янә ике кешегә шундый диагноз куелган.
-Бу чир белән авыручылар саны, нигездә, яз һәм көз арта, - ди район үзәк больницасы статистигы Зилә Минеголова. - Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченә башлый....