Баш тартканчы -уйлап бетерегез
1 октябрьдә социаль пакеттан баш тарту турында гаризаларны кабул итү туктатыла, шулай ук элек бирелгәннәрен үзгәртү мөмкинлеге дә бетә. Законда социаль проектны акчалата компенсация белән алмаштыру ихтималы күздә тотыла. Ләкин медиклар андый мөһим карарны кабул итү алдыннан ныклап уйларга киңәш итәләр. -Дәүләт ташламаларыннан файдалану хокукы җитди авырулары булган кешеләргә бирелә,...
1 октябрьдә социаль пакеттан баш тарту турында гаризаларны кабул итү туктатыла, шулай ук элек бирелгәннәрен үзгәртү мөмкинлеге дә бетә.
Законда социаль проектны акчалата компенсация белән алмаштыру ихтималы күздә тотыла. Ләкин медиклар андый мөһим карарны кабул итү алдыннан ныклап уйларга киңәш итәләр.
-Дәүләт ташламаларыннан файдалану хокукы җитди авырулары булган кешеләргә бирелә, - ди Чирмешән район үзәк больницасы поликлиникасы мөдире Дамир Мингатин. - Сәламәтлегебез борчымаганда без аның кадерен белми башлыйбыз, ташламаларны акчага алмаштыруны кулайрак дип уйлыйбыз. Бу - ялгыш фикер. Социаль хезмәтләрдән баш тартучылар арасында шикәр диабеты, астма, яман шеш белән авыручылар да булуы бар. Аларны кисәтү һәм дәвалау өчен матди чыгымнарны гаилә бюджеты күтәрә алмаска да мөмкин. Ел дәвамында исә ташламаларны кире кайтарып булмаячак.
Врачлар искәртәләр, социаль пакеттан баш тарту гаризасын, уйлап бетермичә, быел биргән булсагыз, 1 октябрьгә кадәр аны үзгәртеп була әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев