Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баллы кайнар чәй чирне куркыта

Март аенда район үзәк больницасында 125 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Эпидемиолог мәсьәләләре буенча баш врач урынбасары Альмира Гарифуллина әйтүенчә, бу норма чамасы. Хәзер һава торышы тотрыклы түгел, бер көнне салкынайтса, икенче көнне җылыта. Бу вакытта күп кеше салкын тиюдән ешрак интегә. Ләкин аңардан сакланырга мөмкин. Берничә кагыйдәне генә үтәргә кирәк....

Март аенда район үзәк больницасында 125 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.

Эпидемиолог мәсьәләләре буенча баш врач урынбасары Альмира Гарифуллина әйтүенчә, бу норма чамасы. Хәзер һава торышы тотрыклы түгел, бер көнне салкынайтса, икенче көнне җылыта. Бу вакытта күп кеше салкын тиюдән ешрак интегә.
Ләкин аңардан сакланырга мөмкин. Берничә кагыйдәне генә үтәргә кирәк.
-ОРВИ һәм гриппны кисәтү өчен иң яхшы чара - вакцинация, -ди Альмира Гарифуллина.- Вакцинация бигрәк тә авыр хроник чирле кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга ясалырга тиеш. Шулай ук вирусларга каршы препаратлар да кулланырга кирәк. Салкын тиюдән сакланыр өчен бүлмәләрне җилләтергә, физик күнегүләр ясарга, кулларны ешрак юарга, сыеклыкны күбрәк эчәргә, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга кирәк дип киңәш итә врачлар. Суган, сарымсак, цитруслар ашау да файдага. Авыру кеше организмнан токсиннарны тиз арада чыгару өчен сыеклыкны күп эчәргә тиеш. Бу-бал, лимон, кура җиләге белән кайнар чәй, селтәле минераль сулар. Тән температурасы 38 градустан югары менгәндә генә аны төшерүче препаратлар кабул итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан