Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларга салкын тигәндә… Температураны төшерү дөресме?

Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү - организмның саклану реакциясе ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә»....

Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү - организмның саклану реакциясе ул.


Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә». Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк.

Температураның файдасы да юк түгел. Ул бер яктан авыру билгесе булса, икенче яктан - авыру чыганагына каршы көрәш ысулы: тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.

Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне зурларга караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 градустан артмаганда аларга температураны төшерүче препаратларны бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз: тәнне аш серкәле җылымса суда чылатылган катмарлы бияләй яисә сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин.

2-3 айлык сабыйлар температура күтәрелүне авыр кичерә, шуңа күрә табиблар температуралары 38 градуска җиткәндә үк аларга дарулар бирергә киңәш итә.

Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускуллар калтыравы бик еш кына көзән җыерулар китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән температурасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда температура төшерә торган даруны бирү зарур.

Балаларның тән температурасын төшерү өчен кулланып була торган иң хәвефсез дару - парацетамол. Аларга «зурлар» төймәсен өлешләп түгел, ә бәлки балалар өчен махсус җитештерелгән кечкенәләрен бирү уңайлы. Әлеге даруның төрле «фирменный» исемнәре бар. Әйтик, эффералган. Ул гадәти һәм суга салгач чыжылдый торган төймә, эремә, сироп, шәм формасында җитештерелергә мөмкин.

Балаларга горчичниклар, банка, кыздыра торган төрле пластырьлар куеп дәваларга кирәкми. Чөнки горчичник бик нык яндыра: сабыйлар аңа озак түзә алмый. Шуның белән бергә, ул аллергия реакциясе тудыручы матдәләр дә бүлеп чыгара. Ә инде банкага килсәк, балада тәне авыртуга уттан курку хисе дә өстәлергә мөмкин. Боларның һәммәсен дә суы гадәти юынгандагыга караганда җылырак - 39 градуслар чамасындагы гомуми ванна алмаштыра ала. Мондый процедура горчичниклар кебек үк тән тиресендәге кан тамырларын киңәйтә, әмма баланы авырттырмый. Ләкин ваннаны тән температурасы нормаль яисә аз гына күтәренке булганда гына ясарга кирәк.

Авыруның бөтен очрагы өчен дә бердәй кагыйдәләр юк: барысы да баланың үз-үзен ничек хис итүенә бәйле. Температурасы югары булганда, сабыйны, әлбәттә, яткырырга кирәк, һәм ул үзе дә шуны ук теләячәк. Температурасы бераз төшкәч һәм кәефе яхшыра башлагач, йөри башларга да рөхсәт итәргә була.

Чирләгәндә баланы кат-кат киендерергә, бүлмәне җылырак итәргә ярамый. Бүлмәне еш җилләтергә кирәк: саф һава сулышны җиңеләйтә, томауны йомшарта. Бүлмәдә җылылык 18-19 градус, йоклаганда исә бераз кимрәк булырга тиеш.

Туклануны нык үзгәртергә кирәкми. Баланың аппетиты булмаса, яраткан ризыгын, тәмлерәк берәр нинди ашамлык тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма аны һич тә көчләп ашатырга ярамый: хәле җиңеләйгәч, ул үзе үк теләп ашый башлаячак.

Балага күбрәк эчертергә кирәк: чөнки авырганда, тирләп, күп микъдарда су бүленеп чыга. Яшелчә төнәтмәләре, морс, лимон, кура җиләге кайнатмасы белән чәй, җиләк-җимеш сыгынтылары бик файдалы.

Ә менә салкын тигәндә С витаминын күпләп куллануның шифасы зур дигән фикер расланмады. Витаминнарны күп микъдарда куллану аларның организмнан тизрәк чыгуына китерә. Шуңа күрә аллы-гөлле сәдәфләрне күпләп кулланмый башлагач, гадәти рациондагылары инде җитмәскә дә мөмкин.

Ата-аналарны, мондый очракта бала бакчага, мәктәпкә күпме вакыт узгач йөри ала, дигән сорау да борчырга мөмкин.

ОРЗның җиңелчәрәк формасын кичергәндә 5-6 көннән соң инде ул башкалар өчен йогышлы авыру чыганагы булмый. Аз-маз йөткерүләр, томау әле тагын 2-3 атнага сузылырга да мөмкин, әмма бу режимны чикләү өчен сәбәп була алмый.

ОРЗ, гадәттә, бала өчен эзсез узып китә. Әмма ул яңа туганнар һәм хроник авырулар белән җәфаланучы сабыйлар өчен шактый хәвефле булырга мөмкин. Мондый балаларны йөткерүче-төчкерүчеләрдән ераграк тоту хәерле.

Балаларда коры йөткерү «юеш» йөткерүгә бик тиз алышына, шуңа күрә дәвалауны селтеле җылы эчемлек - содалы сөт (бер стаканга 1/2 чәй кашыгы сода) яисә боржоми бирүдән башларга кирәк.

«Юеш йөткерү - организмның саклану реакциясе ул. Какырык тизрәк купсын дисәгез, аңа каршы көрәшергә кирәкми.

Сабый балалар грипп, парагрипп кебек авырулар эләктергәндә еш кына ларингит белән дә җәфалана. Аның билгеләре - коры йөткерү, тамак карлыгу, гыжылдап сулау. Мондый очракта пешкән бәрәңге парын (әмма чәйнек яисә кәстрүлдәге кайнар су парын түгел, пешү ихтималы бар) калын кәгазьдән ясалган бүрәнкәләр аша 5-10 минут дәвамында суларга кирәк.

Аеруча нәниләр өчен бик уңайлы булган башка бер ысулдан да файдаланырга мөмкин. Юыну бүлмәсендә пар болыты барлыкка килсен өчен барлык җылы су краннарын ачып, баланы 15-20 минут дәвамында шунда тотарга кирәк. Лайлалы тышчаның ялкынсынуы кимесен, ютәл йомшарсын һәм сулыш алу җиңеләйсен өчен шул җитә.

Әгәр инде шуннан соң да яхшы якка үзгәреш сизелмәсә, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

Томау төшүне аеруча яңа туган балалар авыр кичерә: чөнки бу авыру аларга имәргә комачаулый. Ә зурракларына исә ул әллә ни кыенлыклар тудырмый.

Әгәр сабыйның борыныннан бераз су килеп торса, аңа көненә 2-4 тапкыр кан тамырларын тарайтучы тамчылар - отривин, галазолин, нафтизин, санорин тамызырга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 0,05, ә иң нәниләргә 0,01 процентлы эремәне сатып алу хәерле. Әгәр аптекада 0,1 процентлы гына эремә булса, аңа 3-4 өлеш су кушу зарур. Кан тамырларын тарайта торган тамчыларны 3 көннән дә озаграк кулланырга ярамый. Бу вакытка кадәр борындагы лайла куера, һәм шул чагында 1 процентлы тоз эремәсеннән дә (тозны пычак очы белән алып 0,5 стакан суга салырга кирәк) яхшырак чара юк. Сүз уңаеннан шуны әйтик: дәвалануны, гомумән, кан тамырларын тарайтучы тамчылар кулланмыйча гына, шушы эремәдән дә башлап җибәрергә була.

Баланы утыртып борынына дару тамызганда тамчылар борынның түбәнге юлларын «читләтеп үтә», шуңа күрә аның файдасы да әллә ни зур булмаска мөмкин. Дару тамызганда сабыйны башы асылынып, борын тишекләре өскә карап торырлык итеп чалкан яткырырга кирәк. Болай эшләгәндә тамчылар борынның барлык юлларына, шулай ук йоткылыкка да эләгә.

Бала кискен респиратор авыру (ОРЗ) белән чирләгәндә антибиотиклы тамчылар кулланырга ярамый. Бу очракта томау төшүдән ярдәм итүче эчелә торган препаратлар, әйтик, фервексның файдасы тияргә мөмкин. 6-10 яшьлек балаларга гранулаларның 1 пакетыннан ясалган эремәне көненә 2, ә зурракларына 3 тапкыр бирергә кирәк. Ә инде кан тамырларын тарайтучы һәм аллергиягә каршы кулланучы ринопронт сиробын 1 яшькә җиткән балаларга бирергә була.

Миргалим Харисов

www.igelek.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балалар сәламәтлеге

2
X