Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балалар да ришвәтчелеккә каршы көрәшә

Район укучылары ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән "Намуслы яшәргә кирәк!"дип аталучы иҗади бәйгедә көч сынаша. Жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган рәсемнәргә хәзер Казанда бәя бирәләр. Конкурсның район этабына укучыларыбыз 50ләп эш - рәсемнәр, плакатлар, коллажлар ясап җибәргән. Үз номинацияләрендә 1нче Чирмешән мәктәбеннән Алия Сәйфетдинова, Ульяновкадан Мария Елистратова, Чирмешән лицееннан Айсылу Хәсәнова...

Район укучылары ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән "Намуслы яшәргә кирәк!"дип аталучы иҗади бәйгедә көч сынаша. Жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган рәсемнәргә хәзер Казанда бәя бирәләр.

Конкурсның район этабына укучыларыбыз 50ләп эш - рәсемнәр, плакатлар, коллажлар ясап җибәргән. Үз номинацияләрендә 1нче Чирмешән мәктәбеннән Алия Сәйфетдинова, Ульяновкадан Мария Елистратова, Чирмешән лицееннан Айсылу Хәсәнова - җиңүчеләр.
-Аларның һәм тагын алты укучының иҗат җимешләрен Казанга җибәрдек, инде жюри нәтиҗәләрен көтәбез. Ә район күләмендә җиңү яулаган укучыларыбызны декабрь башында бүләкләргә ниятлибез, - ди район мәгариф бүлеге методисты Надежда Фомина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан