Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Укыйлар, һөнәр алалар, ләкин районга гына кайтмыйлар

Бүген районда кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә диярлек белгечләргә ихтыяҗ бар. Укымыйлар дип тә булмый, 11нче классларны тәмамлаучыларның күп өлеше югары уку йортларында һөнәр үзләштерә. Әмма районга кайтучылар гына бик сирәк. "Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре кадрлар белән нибары 30 процентка гына тәэмин ителгән, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Бүген районда кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә диярлек белгечләргә ихтыяҗ бар. Укымыйлар дип тә булмый, 11нче классларны тәмамлаучыларның күп өлеше югары уку йортларында һөнәр үзләштерә. Әмма районга кайтучылар гына бик сирәк.


"Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре кадрлар белән нибары 30 процентка гына тәэмин ителгән, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. - Ел саен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган уку йортларын берничә якташыбыз тәмамлый, әмма, кызганычка каршы, алар туган якларына кайтмыйлар шул. Хуҗалыкларга зоотехниклар, инженерлар, агрономнар, ветврачлар кирәк. Яшь белгечләргә төрле өстенлекләр дә каралган, югыйсә.

Әйтик, безнең министрлыктан бер тапкыр 100 мең сум акча бирелә. Өч ел дәвамында хезмәт хакына ай саен биш мең сум өстәлә, йорт төзергә теләүчеләрне махсус программага да кертәбез. Хәтта уку йортын әле тәмамламаган очракта да, эшкә кайту турында хуҗалык белән килешү төзелсә, аны бу программада катнашу, өчен, чиратка куябыз".

Район үзәк больницасында кадрлар проблемасы авыл районнарын врачлар белән тәэмин итү программасы нигезендә өлешчә хәл ителгән.

"Бу программа кысаларында безгә җиде врач эшкә урнашты,- ди район үзәк больницасы баш врачы урынбасары Камил Мортазин. - Үзебезнең "целевиклар"да, әйтик, быел психиатр һәм терапевт, эшкә кайтырга тиешләр. Максатчан укыту программасы нигезендә тугыз студентыбыз бар. Эндокринологка һәм рентгенологка үзебезнең врачларны укытырга ниятлибез. Безгә травматолог кирәк. Фельдшерларга килгәндә, барлык ФАПлар да кадрлар белән тәэмин ителгән".

Бүген районның белем бирү учреждениеләрендә 437 укытучы хезмәт куя, шуларның 359сы - югары белемле.

Педагогларның 22 проценты яисә 95 кеше - ир-атлар. Район укытучыларының күпчелеге - урта яшьтә, 35 яшькә кадәр - 74 кеше.

Мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген педагогика институтларында гына да 123 якташыбыз укый.

"Район мәктәпләрендә физика, химия, математика, инглиз теле, башлангыч класслар укытучыларына ихтыяҗ бар",- ди мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов.

Районда 34 мәдәни-ял итү учреждениесе исәпләнә, ике музей, 29 китапханә, балалар сәнгать мәктәбе бар, аларда 52 кеше хезмәт куя.

"Безне дә кадрлар проблемасы нык борчый,- ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Клуб хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур, мәдәни-күңел ачу чараларын оештыручы белгечләр юк. Район мәдәният йортында хореограф, баянчы вакансияләре бар.

Дөрес, без үзебезнең хезмәткәрләребез өчен районда читтән торып укуны оештыра алдык. 18 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланды. Клубларда эшләүчеләр арасында урта яшьтәге кешеләр күп, алар өчен дә бу бик кулай булды.

Мәдәният университетында белем алучы студентлар арасында да якташларыбыз бар. Ләкин районга эшкә кайтучылар юк шул. Бу проблема бездә генә түгел, республиканың башка районнарында да үзен нык сиздерә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар