Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Президент үзе контрольдә тота

Республикадагы "Тузган торак", "Ветераннарга - торак", "Авыл клублары", "Авыл ФАПлары" төзелеш программаларының үтәлешен ТР Президенты Р. Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Узган атна ахырында ТР Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. "Һәр көн, һәр сәгать исәптә, ел ахырына кадәр башкарасы эшләр байтак әле, эш барышына...

Республикадагы "Тузган торак", "Ветераннарга - торак", "Авыл клублары", "Авыл ФАПлары" төзелеш программаларының үтәлешен ТР Президенты Р. Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота.


Узган атна ахырында ТР Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. "Һәр көн, һәр сәгать исәптә, ел ахырына кадәр башкарасы эшләр байтак әле, эш барышына берәү дә тоткарлык ясамаска тиеш",- диде Президент.

Безнең районда бу уңайдан күрсәткечләр начар түгел, бигрәк тә шәхси торак төзелешендә. Республика программасы буенча Лашман авылында төзелүче модульле ФАПта җылылык системасын монтажлыйсы һәм бинаның тирә-ягын төзекләндерәсе генә калган.

"Ветераннарга - торак" программасы да уңышлы гына тормышка ашырыла. 177 кешегә федераль бюджеттан субсидия күчерелгән (1 августтан ул 1 миллион 13 мең 400 сум тәшкил итә). Район үзәгендә төзелүче 16 квартиралы йортны киләсе елның беренче кварталында файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Ә яңа елга кадәр Лашман һәм Иске Кадида - берәр, район үзәгендә дүрт ветеран яңа өйдә яши башлаячак.

Видеоконференциядә төзелешләрдә хезмәтне саклау нормаларына һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренә игътибарны көчәйтү кирәклеге дә ассызыкланды. Чөнки быел төзүчеләр арасында имгәнү очраклары арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Тузган торак”, “Ветераннарга – торак”, “Авыл клублары”, “Авыл ФАПлары” төзелеш программалары

2
X