Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Әниләр эчә, балалар тилмерә

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы күңелле ноталардан башланып китте. Әккәрәй һәм Ульяновка урта мәктәпләрендә тәрбия эшләрен оештыру тәҗрибәсе башкалар үрнәк алырлык икән. Әккәрәй урта мәктәбендә 102 укучы белем ала. Соңгы елларда укучылар арасында тәртип бозучылар юк. Ике гаилә мәктәптәге исәпкә куелган. Моңа балалар түгел, ә әти-әниләре дөрес яшәү...

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы күңелле ноталардан башланып китте. Әккәрәй һәм Ульяновка урта мәктәпләрендә тәрбия эшләрен оештыру тәҗрибәсе башкалар үрнәк алырлык икән.

Әккәрәй урта мәктәбендә 102 укучы белем ала. Соңгы елларда укучылар арасында тәртип бозучылар юк. Ике гаилә мәктәптәге исәпкә куелган. Моңа балалар түгел, ә әти-әниләре дөрес яшәү рәвеше алып бармау сәбәпче. Балаларның иминлеген саклау өчен укытучылар бу гаиләләрдә еш булалар, контрольне йомшартмыйлар.
Ульяновка урта мәктәбендә дә тәрбия эше яхшы оештырылган. Биредә биш авылдан килеп, төрле милләттәге -113, Девичья Поляна һәм Сосновка филиалларында 10 бала укый. Шуларның 47се аз керемле гаиләләрдән. Араларында тәрбиягә алынган балалар да бар. Укытучылар бу гаиләләр белән даими элемтәдә тора, аларда еш булалар. Укучыларның иминлеген тәэмин итү өчен укытучылар график буенча мәдәният йортында дежур торалар. Болар барысы да тәрбия чарасының бер алымы.
Комиссия утырышына балаларына дөрес тәрбия бирмәүче, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы әти-әниләр дә байтак чакырылган иде, тик икесенең генә аклануын тыңларга насыйп булды.
Түбән Кармалкадан Л. бирегә ничә тапкыр чакырылуын үзе дә белмидер инде, штрафларны күп түләде. Бүген дә аңа 500 сум штраф салырга карар чыгардылар. Балигъ булмаган ике балалы, пенсия яшендәге әни кеше "салгаларга" ярата.
Чирмешәнле С. гаиләдәге проблемаларны спиртлы эчемлекләр кулланып хәл итүне өстен күрә, ә яшүсмер улы турында уйлап та карамый. Әни кешегә әлегә, җәза буларак, 200 сум штраф салынды. Хәл уңай якка үзгәрмәсә, С. ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Мондый гаиләләр даими контрольдә тора, аларны теләсә кайсы вакытта өйләренә кереп тикшерергә мөмкиннәр. Тикшермәсәң, җәзага тартмасаң, үзләре генә төзәлмәячәкләре билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан