Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Мордва Афонькәсендә ут өлкәннәрне йортсыз калдырган

11 майдан 12сенә каршы төндә Мордва Афонькәсе авылында чыккан янгын аркасында карт белән карчык йортсыз калды. Төнге 1ләр тирәсендә әүвәл ут ишекләре дә, тәрәзәләре дә булмаган буш йортта дөрли. Аннан ул көчле җил уңаендагы, янәшәдәге өйгә күчә. Шушы торак йортның авыррак хәрәкәтләнүче хуҗалары - олы яшьтәге кешеләр үзләре, шөкер, исән...

11 майдан 12сенә каршы төндә Мордва Афонькәсе авылында чыккан янгын аркасында карт белән карчык йортсыз калды.

Төнге 1ләр тирәсендә әүвәл ут ишекләре дә, тәрәзәләре дә булмаган буш йортта дөрли. Аннан ул көчле җил уңаендагы, янәшәдәге өйгә күчә. Шушы торак йортның авыррак хәрәкәтләнүче хуҗалары - олы яшьтәге кешеләр үзләре, шөкер, исән калса да, бурадан ясалган "куышларын" янгын яраксызга әверелдерә. Бәлага таручыларның абзары да янган.
-Әгәр көчле җил булмаса, әби белән бабайның торагын алып калыр идек. Тик көчле җил вакытында ялкынны бастыру бик кыен. Янгынның ни сәбәпле чыкканын ачыклыйбыз,- ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Фәрит Яруллин. - Соңгы көннәрдә һава торышы кызу, көчле җилләр дә ешайды. Халык ут белән тагын да саграк булсын иде. Ялгыз яшәүче олы кешеләргә дә күз-колак кирәк. Балаларны да игътибарсыз калдырмыйк. Янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау ансатрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан