Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Күлгә ярдәм итәбез

Чирмешән үзәгендәге күлдә суның биеклеген күтәрү буенча эш дәвам иттерелә. Былтыр җәй күлдәге суның күләме даими азая барганга күрә, аны Зур Чирмешән елгасыннан вакытлы суүткәргеч буенча кудырырга туры килгән иде. Ләкин бу эш күп көч һәм чыгым сорый торган булып чыкты. Шуннан күл янында скважина казырга һәм суны аннан насос...

Чирмешән үзәгендәге күлдә суның биеклеген күтәрү буенча эш дәвам иттерелә.


Былтыр җәй күлдәге суның күләме даими азая барганга күрә, аны Зур Чирмешән елгасыннан вакытлы суүткәргеч буенча кудырырга туры килгән иде. Ләкин бу эш күп көч һәм чыгым сорый торган булып чыкты. Шуннан күл янында скважина казырга һәм суны аннан насос ярдәмендә суыртып күлгә агызырга булдылар.

- Хәзер скважинадан күлгә кадәр 40 метрдан артык озынлыкта суүткәргеч сузарга, вагон куярга һәм электр линиясен тартырга кирәк,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗев әйтүенчә, бу эшләр инде башланган һәм озакка сузылмас.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм табигать

2
X