Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кара Чишмәдә бер йорт тулысынча янып беткән

5 июль көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә Кара Чишмә авылында янгын чыгып, бер йорт каралты – куралары белән тулысынча янып беткән. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бүген утның нидән чыгуын ачыклыйлар.

-“Глонасс 112” системасы буенча кергән әүвәлге хәбәрдә мунча яна диелгән иде,- ди районның 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.-Соңрак утның каралты –кураларга һәм өйгә күчкәне билгеле булды. Бу вакытта өйдә 1937нче елгы бер апа гына булган. Аннан соң әле ут күршеләрнең сарайларына да капкан. Кызганыч, янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетте һәм инде аны торгызырга мөмкин түгел. Аномаль коры һәм эссе һава торышы шартларында корылмалар кибә һәм ялкын кабынып китү өчен кечкенә генә очкын да җитә. Кара Чишмәдә халык бик дус, бердәм, тиз арада бик күп кеше җыелды, алар безгә - янгын сүндерүчеләргә нык ярдәм иттеләр, утка таралырга мөмкинлек бирмәделәр. Форсаттан файдаланып, карачишмәлеләргә рәхмәтемне белдерәм.

Янгын сүндерүчеләр кабат электр җиһазларыннан файдаланганда янгын кагыйдәләрен төгәл үтәргә, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, урын-җир өстендә тәмәке тартмаска, балаларны үзләрен генә калдырмаска, игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә. Онытмыйк: янгын үзеннән-үзе генә килеп чыкмый.

Фәрит Яруллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев