Инвалидлар өчен парковка хакында онытканнар
Проблема бар

Инвалидлар өчен парковка хакында онытканнар

Район үзәгендәге кайбер оешмалар биналары янында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен машина кую урыннары юк.

-Прокуратура тикшерүе күп кенә административ биналар янәшәсендә инвалидлар үз автомобильләрен куярлык, тиешле юл билгеләре белән җиһазланган пароковкалар булмавы ачыклады, - район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. -Ә бу аларның социаль объект биналарына каршылыксыз узу хокукларын боза. Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешма җитәкчеләренә кимчелекләрне бетерү һәм моңа гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту хакында алты представление бирелде.


Нет комментариев