Читләр керсә, безгә эш калмый
Район эшкуарлары, җирле товар җитештерүчеләр районга читтән килгән сәүдә челтәрләре, сәүдә үзәкләре кибетләре ачылуга каршы. Үз мәнфәгатьләрен яклауны сорап, алар район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттеләр. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сәүдә нокталары хуҗаларының борчылуын яхшы аңлый. Безгә каяндыр килә икән, ул үз товары белән киләчәк, районда җитештерелгән азык-төлек, сәнәгать продукциясенә...
Район эшкуарлары, җирле товар җитештерүчеләр районга читтән килгән сәүдә челтәрләре, сәүдә үзәкләре кибетләре ачылуга каршы.
Үз мәнфәгатьләрен яклауны сорап, алар район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттеләр. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин сәүдә нокталары хуҗаларының борчылуын яхшы аңлый. Безгә каяндыр килә икән, ул үз товары белән киләчәк, районда җитештерелгән азык-төлек, сәнәгать продукциясенә урын калмаячак.
Бүген эшкуарлар белән район советында очрашу барышында менә шушы мәсьәлә хакында фикер алыштылар.
- Сез тагын башка бик күп халыкка эш бирәсез, үзебезнең районда җитештерелгән товарларны күп сатасыз.
Шуңа күрә сезне якларга кирәк,- диде район башлыгы. - Шул ук вакытта сатып алучыга кирәк, юнь товар тәкъдим итәргә тырышыгыз, ассортимент та бай булсын. Кызганыч, күпчелек сату-алу белән генә мавыга, ниндидер продукция җитештерергә алынучылар аз.
Райпо идарәсе рәисе Әбүзәр Мортазин, ипи заводы директоры Кәлимулла Мәслахов та читтәгеләрнең район сәүдә базарын кайвакыт рөхсәтсез-нисез яулый баруына борчылу белдерәләр. Аларга өсте-өстенә тикшерүләр, документ-лицензия булу-булмау да кагылмый сыман. Райпо кечерәк авылларда үзенә зыянга диярлек сату итә.
Кайбер сәүдәгәрләр, бу хакта еш кисәтелсәләр дә һаман базар мәйданында товар саталар, югыйсә Чирмешәндә андый урын бер җирдә - "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда. Урын иркен, юл өстендә, бераз акча түлә дә, сат кына.
Эшкуар Рияз Шәрифуллин да бизнес алып баручы җирле эшкуарларны ныграк якларга өндәде. Алдагы сүзгә кайту урынлыдыр, базар шартлары бик кырыс, бу хәлдә һәркем әрсез, аяусыз, акча алда йөри. Әле бит сатып алучы да бар, аны сүз, вәгъдә белән генә юмалап булмый, ул товарның яхшысын, юнен сайлый, андыйны үзебездә тапмаса, әллә кайларга чыгып китә һәм кирәген алып, акчасын да читтә калдыра.
Бүген товарның эчен генә түгел, тышын да карыйлар, әле төрелешен-упаковкасын беренче чиратта. Безнекеләр, дөресен әйтик, бу яктан нык калыша, чөнки бу эшнең өстәмә чыгымнары күп. Үз товарларыбызны рекламалау, гомумән, бездә бөтенләй диярлек юк.
Чирмешәндә соңгы берничә айда халык Амур ягындагы бер сәүдәгәргә ияләште дияргә мөмкин. Свежий яшелчә, тавык ите, май, кәнфит ише азыкны чүт кенә юньрәктән саткач, аның сәүдәсе гөрләп китте. Югыйсә, кечкенә бер вагончыкта саталар. Биредә кысанрак, товар дигәч, аның ассортименты да бай димәссең.
Сәүдә шундый тылсымлы әйбер инде, вакытында тизлек, кайчак артка чигенү дә, сатып алучыга да ярый белү, аны хөрмәт итү дә кирәк. Сатучы гел юнь товар эзли, тиеннәрне дә саный бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев