Чирмешәндәге “Чулпан” кибетендә янгын булган
Проблема бар

Чирмешәндәге “Чулпан” кибетендә янгын булган

Район үзәгенең Дзержинский урамында урнашкан “Чулпан” кибетендә 24нән 25 майга каршы төндә, сәгать уникеләр тирәсендә, янгын булган.

-Ялкын, нигездә, касса янында иде. Ут вакытында сүндерелде, зыян күрүчеләр юк, дөрес, сату залы корымланган. Матди зыян күләме һәм янгынның сәбәпләре ачыклана, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Андрей Фомин фотолары


Нет комментариев