Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә укытучылар азаячак

Бүген районыбызның 27 мәктәбендә 2420 балага 450 укытучы белем бирә. Бер укытучыга биш укучы туры килә. Ә норма буенча бер педагогка сигез укучы булырга тиеш. Яңа уку елында районда укучылар саны бераз азаячак. Бу турыда Казаннан килгән күрсәтмә дә бар. -Быелгы уку елын үзгәрешләрсез тәмамлаячакбыз,-ди мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов.-...

Бүген районыбызның 27 мәктәбендә 2420 балага 450 укытучы белем бирә. Бер укытучыга биш укучы туры килә. Ә норма буенча бер педагогка сигез укучы булырга тиеш.

Яңа уку елында районда укучылар саны бераз азаячак. Бу турыда Казаннан килгән күрсәтмә дә бар.
-Быелгы уку елын үзгәрешләрсез тәмамлаячакбыз,-ди мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов.- Яңа уку елына 1 сентябрьгә штатлар кыскарачак. Безнең күпчелек мәктәпләрдә балалар саны нык кимеде, ә укытучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр саны үзгәрешсез калды. Лаборантлар, озайтылган көн төркемнәре тәрбиячеләре, ярты ставкада эшләүчеләр дә бар. Кыскартулар, нигездә, аларга кагылачак.
Мәктәпләргә килгәндә, бүген кайсы мәктәпләрнең статусы үзгәрәчәк, әле конкрет әйтеп булмый, әмма үзгәрешләр көтелә.
Сүз уңаеннан, 10 ел элек районда 39 мәктәптә 3429 укучы укыган, аларга 503 укытучы белем биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined